news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Фазылов «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды

Ринат Фазылов «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстандагы Иҗтимагый халык фронты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды.

«Бердәм Россия» партиясе уртак кыйммәтләре һәм ориентирлары булган кешеләрне берләштерә. Бу - илебез катлаулы чор кичергән вакытта аеруча мөһим. Мин Ватан сакчыларын яклауга юнәлдерелгән закон проектлары тәкъдим итәргә телим», - дип белдерде Фазылов.

«Бердәм Россия» партиясе әгъзалары махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк мөһим закон инициативалары белән чыгыш ясый, яңа төбәкләрдәге хәрбиләр һәм тыныч халыкка гуманитар ярдәм җыеп тапшыра, шулай ук азат ителгән территорияләрне торгызуда актив катнаша, дип өстәде ул.

«Бердәм Россия» праймеризы 25-31 майда узды. Аның ярдәмендә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Татарстанда партияне кемнәр тәкъдим итәчәген билгелиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot