news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Фәхретдинов татар спортчыларын берләштерә торган чара үткәрергә тәкъдим итте

Көрәшче Ринат Фәхретдинов Татарстанның Лаеш районындагы «Идел» яшьләр үзәгендә илнең башка төбәкләрендә яшәүче яшь татар спортчылары өчен смена үткәрү инициативасы белән чыкты. Бу хакта «Татар-информ» ның баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» проектында биргән интервьюсында ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

«Без Татарстаннан читтә яшәүче эшмәкәрләрдән һәм спортчылардан тематик смена инициативасын эшлибез. Идея илһамландыручыларның берсе – танылган көрәшче Ринат Фәхретдинов. Алар төрле төбәкләрдә яшәүче яшь татар спортчыларын берләштерергә һәм республикабызга җыярга, алар өчен атаклы чемпионнар белән мастер-класслар уздырырга, аларга Татарстан традицияләренә тирәнрәк чумарга һәм алар арасында үз халкының үзаңын яхшыртырга ярдәм итәргә телиләр», – дип белдерде министр.

Әлегә проект идея стадиясендә һәм ведомство тарафыннан эшләнә, әмма «Идел» яшьләр үзәге масштаблы спорт чараларын уздыру өчен җитәрлек инфраструктурага ия, дип өстәде Кадыйров.

news_right_1
news_right_2
news_bot