Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ринат Дасаев “Торпедо” клубына капкачылар тренеры итеп билгеләнде
Ул бу вазифаны биредә 2007-2008 елларда башкарган иде инде
(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Мәскәү “Спартагы”ның һәм футбол буенча СССР җыелма командасының элекке капкачысы Ринат Дасаев Россия чемпионатының беренче лигасында чыгыш ясаучы Мәскәү “Торпедо”сына капкачылар тренеры итеп билгеләнде.
ИТАР-ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, Дасаев тренер вазифаларын башкаруга керешкән инде. Ринат Фәйзрахман улы “Торпедо”да шушы ук вазифаны 2007-2008 елларда да башкарган иде.
Билгеле булганча, Дасаев уенчы карьерасын 1991 елда тәмамлагач, тренерлык юлыннан китте. Ул 2003-2006 елларда Россия җыелма командасында да эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз