Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ринат Билалов «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры урынбасары итеп билгеләнде
Яңа урынбасарның бурычы – ММЧ белән элемтәдә тору, предприятие эшчәнлеген яктыртуны оештыру
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Ринат Билалов «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта компания сайтында белдерелә.
“Бүген «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Ирек Миннәхмәтов компаниянең топ-менеджментына үзенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасарын тәкъдим итте. Яңа вазифага Ринат Билалов билгеләнгән, элек ул эре интернет-ММЧ журналистлар коллективын җитәкләгән”, - дип белдерелә хәбәрдә.
Яңа урынбасарның бурычы – ММЧ белән элемтәдә тору, предприятие эшчәнлеген яктыртуны оештыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз