Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ринат Билалов Өлкәннәр декадасы уңаеннан чарада: Умәр Богдаловның арабызда булуы кадерле
Халыкара Өлкәннәр декадасы уңаеннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оешманың беренче җитәкчесе Умәр Богдаловны һәм төрле елларда агентлык үсешен кайгыртып эшләгән, бүген лаеклы ялда булган хезмәткәрләрне кабул итте.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы Ринат Билалов кунакларны сәламләп, һәммәсен дә күрүенә шат булуын белдерде. «Агентлык эшчәнлеге башында торган Умәр Богдалов та килүе аеруча сөенечле. Бик зур рәхмәт аңа! Аның бүген безнең арада булуы бик кадерле. Без аның белән сөйләшеп алдык: ул әле хәзер дә бар нәрсәдән хәбәрдар, безнең нәрсә белән шөгыльләнгәнне белә», – диде Ринат Билалов.
Ринат Билалов: «Яңа эш формалары буенча хезмәткәрләр өчен укытулар, өйрәтүләр гел үткәрелеп тора»
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
Ул агентлыкның бүгенге тормышы турында да кыскача мәгълүмат бирде. «Басма матбугат вакыты узып бара, интернет-сайтлар белән дә эш авырданрак инде хәзер, чөнки ясалма фәһем үтеп керде, социаль челтәрләр киң таралыш алган. Шул сәбәпле яңа эш формалары буенча хезмәткәрләр өчен укытулар, өйрәтүләр гел үткәрелеп тора. Бүген агентлыкка яшьләр дә килә, күптәннән эшләүчеләр дә бар», – диде Ринат Билалов.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков бүгенге пенсионерларның актив тормыш рәвеше алып баруын, киләчәктә аларга тиңләшү кирәклеген билгеләп узды. «Мин бәләкәй чакта әби-бабайлар бүтәнчә яши иде: көчкә хәрәкәтләнә, хәлсез, күбрәк өйдә бикләнеп утыра торган картлар иде. Хәзер алар бөтенләй башка, аларда энергия ташып тора, үҗәтлеге, кыюлыгы, җитезлеге ягыннан яшьләрне дә уздырырлык әле алар», – дип көр күңеллелекләре өчен мактады Шамил Садыйков.
Өлкәннәр күңеленә бу сүзләр хуш килеп, көлү, алкышлар белән җавап бирделәр.
Шамил Садыйков: «Хәзер әби-бабайлар бүтән төрле»
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
Шамил Садыйков шаян рухлы чыгышын дәвам итеп, бүгенге пенсионерларның рәхәт тормышта яшәүләрен дә искә алды. «Алар бай, бәхетле. Фатирлары, бакчалары, оныклары бар. Пенсионерның тормышы рәхәт, шуңа без аңладык: бу категория кешеләрне өйрәнергә кирәк. Без дә шундый бәхетле картлык турында хыялланабыз. Безне дә пенсиягә чыккач, онытмаслар, кунакка чакырырлар, дип өметләнәбез», – диде ул чыгышында.
Ә сүзен менә шул бәхетле тыныч картлыкларына сөенеп, ләззәт алуларын теләп: «Тормышыгызның рәхәтен белеп яшәгез. Исәнлек-саулык барыгызга да!» – дигән киңәш белән тәмамлады.
Умәр Богдалов: «Юлдан курыкмагыз!»
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
Умәр Богдалов сүз алып, үзенә бәйрәмгә чакырылган күп кеше белән эшләү бәхете тәтегәнен әйтте һәм яшьтәшләренә дә, үзеннән яшьрәкләргә дә үгет-нәсихәтен бирде. «Хәлегез булмаса да, «чыркылдарга» («чирикайте» – ТР. иск.) тырышыгыз, хәтта бик авыр булганда да чыркылдагыз, тавышсыз утырганчы, ул, һичшиксез, файдалырак булачак, булышачак. Юлдан курыкмагыз! Дустым Марсель Зарипов шулай дия торган иде: «Юлдан курыкма, юлга чыксаң, барыбер берәр нәрсә күренәчәк, һичшиксез, нәрсәдер табарсың, юл сине алдамас».
Умәр Богдаловның хезмәт таныклыгы
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Умәр Богдалов күп еллар эшләү дәверендә «Татар-информ»ның абруй казанганын ассызыклады. «Бүген агентлык турында аның бөтен Россиягә билгеле булуы турында горурланып әйтә алабыз. Без илнең башка агентлыкларыннан һич калышмыйбыз, алар белән бер дәрәҗәдә эшлибез. Башлап җибәргән кешеләр, хәзер эшләүчеләр агентлык үсеше өчен тырышты. Киләчәктә дәвамчылар да агентлык данын күтәрер», – дигән өметтә калды ул.
Дания Тямаева: «Татар-информ»да эшләгән елларны «иң бәхетле, рәхәт еллар» дип әйтәм»
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
2005-2013 елларда «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире булып эшләгән Дания Тямаева «Татар-информ»да эшләгән елларны «иң бәхетле, рәхәт еллар» дип бәяләде. «Дәртләнеп, рухланып эшләгән еллар булды ул. Рәхмәт, безне ел да чакырасыз. Бөтен сызлануларны, мәшәкатьләрне онытып, бик теләп шушы очрашуга киләбез», – диде.
Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Туфан Миңнуллинның кызы, «Татар-информ»да эшләгән Әлфия Миңнуллина да очрашуда катнашуына шат булуын белдерде. «Ел саен мәҗлескә килеп, сезне исәнлектә күрүемә бик шат. «Татар информ»га, Умәр Хәмзиновичка мин бик рәхмәтле. Сез мине ышаныч белдереп эшкә алдыгыз. Маһирә апага (Маһирә Миңнуллина – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Татар-информ»да 1991-2009 елларда эшләгән) да бик рәхмәтлемен», – диде.
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова «Татар-информ»да редактор булып эшләвенә шат булуын белдерде. «Татар- информ»да эшләүне бәхет дип саныйм. «Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бәрәкәт икән бу миңа» дип, шундый нәтиҗә ясап куйдым әле. Минем хезмәт биографиямдә «Татар-информ»да татар хәбәрләре редакторы дигән соңгы язу миңа зур горурлык бирә. Башка җирдә дә агентлыкта эшләвемне искәртеп, мине бер дәрәҗәгә күтәреп куялар», – дип горурлык белән әйтте ул.
«Күбегезне белмәсәм дә, йөзегездән, әйткән сүзегездән, үз-үзегезне тотышыгыздан ук аңлыйм – «нинди шәхесләр эшләгән редакциядә эшләдем бит мин!» дигән горурлык хисе туа күңелдә. Бик шатланып килдем. Коллективның кечкенә генә бер кисәге итеп тоям үземне. Яшьләр сезне дә шулай зурласыннар. Ул көн килер, ләкин хәзер «Татар-информ» данын тагын да еракка илтерлек эшләр насыйп булсын!» – дигән теләген җиткерде Сания Әхмәтҗанова.
Очрашуда «Татар-информ»ның татар редакциясендә 1991-2009 елларда эшләгән баш мөхәррир урынбасары, чит төбәкләрдәге татарлар белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Маһирә Миңнуллина, агентлыкның генераль директор урынбасары булып эшләгән Галия Мөхәммәдшина, татар редакциясе редакторы вазифаларын башкарган Миләүшә Низаметдинова һәм башка ветераннар катнашты.
Бәйрәмне оештыручылар киләчәктә өлкәннәрне чакырып кунак итү традициясе безгә – агентлыкның хәзерге хезмәткәрләренә күчәр дигән ышанычын белдерделәр.
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз