news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Билалетдинов: "Kazan-Arena" кызганыч, пионер учагын башка урында ягарга кирәк иде"

"Рубин" фанатлары стадионда утыргычларга ут төрткән, матчтан соң 500 дән артык җанатарны полициягә алып киткәннәр

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). "Рубин" командасы тренеры Ринат Билалетдинов "Торпедо"ны җиңгәннән соң, "Kazan-Arena" стадионында утыргычларга ут төрткән җанатарларның гамәлләрен шәрехләде.

"Уен кырындагы ялкынны телевизордан гына күрдем. Анда бөтен җирне төтен басты, мин игътибар белән уенны күзәттем. Үз стадионыбыз, кызганыч, хәер, бөтенесе кызганыч. Андый пионер учакларын башка җирдә ягарга кирәк иде, аның тирәсендә җыелып гитарага кушылып җырларга", - дип китерә остаз сүзләрен Казан клубының матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, "Рубин" фанатлары "Kazan-Arena"да утыргычларга ут төрткән иде. Матчтан соң 500 дән артык фанатны полиция участокларына алып киткәннәр.  

news_right_1
news_right_2
news_bot