news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Сәфәров: Авыллар, кырлар, таулар, елгаларның тарихи исемнәре югала бара

Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы бинасында татар телен, мәдәниятен һәм фәнни тикшеренүләрне цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бүлек җитәкчесе Ринат Сәфәров дә чыгыш ясады.

Ринат Сәфәров: Авыллар, кырлар, таулар, елгаларның тарихи исемнәре югала бара
Фото: Нияз Гатауллин

«Дәүләт телләрен саклау программасы нигезендә, безнең институтта татар телен үстерүгә юнәлтелгән электрон проектлар эшләп килә. Аларның кайберләре тар даирәдәге фәнни хезмәтләр өчен кулланыла, ә кайберләре киң җәмәгатьчелеккә адреслана, мәсәлән, сүзлекләр. Элек радио һәм телевидение киң таралган булса, бүгенге көндә ясалма интеллект һәм цифрлы платформалар телне өйрәнү һәм куллану өчен мөһим инструментлар булып тора. Безнең институт, бу үзгәрешләрне исәпкә алып, үз эшчәнлеген 4 төп юнәлештә алып бара:

  1. Тел – татар телен өйрәнү һәм үстерүгә юнәлтелгән ресурслар буенча проектлар.
  1. Әдәбият – татар матур әдәбиятын саклау һәм популярлаштыру.
  1. Сәнгать – милли сәнгатькә кагылышлы материалларны цифрлаштыру.
  1. Милли мәгариф – татар телендә белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтүгә багышланган юнәлеш, – диде ул.

2014 елдан башлап, институт электрон китапханә булдыру буенча эшли. Барлык китаплар электрон форматта сайтта урнаштырыла, әмма аларны сату мөмкинлеге юк, чөнки оешма коммерциягә нигезләнмәгән. Фәнни продукция дә электрон китапханәдә урын ала, әмма күптомлык сүзлекләр, шул исәптән татарча-русча, орфографик сүзлекләр коммерцияле нәшриятлар тарафыннан чыгарылганга күрә, аларны сайтка урнаштыру мөмкин түгел.

Программа нигезендә, институт ел саен 4-5 сүзлек чыгара. Бүгенге көндә 56 сүзлек әзер, алар 5 тематик зонага бүленгән. Барлык позицияләрне исәпкә алганда, 76 сүзлек тупланган. Әмма системаның кайбер җитешсезлекләре дә бар:

  • Уртак логотип булмау: бу – кулланучылар өчен платформаны бик примитив итә.
  • Бер үк термин төрле сүзлекләрдә төрле вариантта бирелә, бу – мәгънә ягыннан каршылыклар тудыра.
  • Система камилләштерүгә мохтаҗ, әмма ресурслар җитеп бетми.
  • Фондның мобиль версиясен эшләү зарур, әмма белгечләр һәм мөмкинлекләр чикле.

Компьютердан караганда, платформа уңайлы, ә телефоннан ачсак, «кырмыска дөньясы» диярсең, текст бик вак, – ди галим.Аның сөйләвенчә, хәзерге вакытта 2 зур проект тормышка ашырыла:

Татар матур әдәбиятының электрон архивы. Биредә 15 миллион сүзлек материал тупланган.Русча-татарча параллель корпус. Ул үз эченә 400 мең сүзне ала.Хәзерге вакытта русча-татарча параллель ресурслар булдыру эше норматив законнар аркасында туктатылган. Бу юнәлешне үстерү дәвам ителсә, тәрҗемә сыйфаты яхшырыр, сүзлекләр камилләшер һәм куллану мөмкинлекләре артыр иде.

Авыллар, кырлар, таулар, елгаларның тарихи исемнәре югала бара. Без күбесен беләбез, туплап барабыз, ләкин без белмәгән, аерым бер авыл халкы өчен генә мәгълүм булган, бәлки, алар үзләре кушкан атамалар бар. Бу мәгълүматларны туплау – киләчәк буыннар өчен зур мирас. Татарстандагы гына түгел, татарлар яшәгән барлык төбәкләрнең дә географик атамаларын өйрәнәсе килә», - ди ул.

Чарада катнашучыларның фикерләрен «Интертат» сайты өчен Айзилә Абдрахманова язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100