news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Римзил Вәлиев: Журналист тормышы ул – үзең сайлаган язмыш

Римзил Вәлиев: Журналист тормышы ул – үзең сайлаган язмыш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Иҗади конкурслар лауреаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының югары идарә органы булган Милли Шура әгъзасы Римзил Вәлиев журналистика һөнәре турында фикерләре белән уртаклашты.

«Журналист тормышы ул – үзең сайлаган язмыш. Тәүлек әйләнәсе эшләү, милләт турында уйлау – табигый халәт. Журналист һөнәрен сайлаганга күрә үз-үземне тормышта ача алдым, теләгән сүземне әйттем. Журналист тормышы ул – бертуктаусыз фикерләү, кызыксыну, аралашу. Нормага салынмаган эш көне. Безне бит беркем дә мәҗбүр итми: башка эшкә дә урнаша ала идек, идарәче булу мөмкинлеге дә була. Журналист белеме алган, редакциядә уңышлы эшләгән сәләтле кадрларның бер өлеше дәүләт аппаратында, идарә структураларында, югары дәүләт хезмәтендә эшли. Җитди кәгазьләр яза белгән, чыгыш ясый торган шәхесләр һәркайда дефицит», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның фикеренчә, журналистларны кызганып, мескен итеп карарга кирәкми. «Чөнки бу һөнәр безгә (һәрхәлдә миңа) шәхес буларак ачылырга, ниятне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Русча әйткәнчә, «самореализация» – үзеңне гамәлгә куюдан да мөһим нәрсә бармы соң бу дөньяда? Нишләсәң дә, кем булсаң да, үзең сайлаган язмыш! Ул синең сәләтләреңне ачарга ярдәм итә, тормышыңның мәгънәсен күрсәтә. Яраткан һөнәр дә, тормыш иптәшең кебек, кадерле була. Тормышның аерым бер чаткысы. Үз эшен яратмаган кешеләрне күргәнегез бардыр: күңелсез, эч пошыргыч манзара», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot