news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Римзил Вәлиев: Зилә белән гаиләбез журналистика нигезендә төзелде

Римзил Вәлиев: Зилә белән гаиләбез журналистика нигезендә төзелде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Иҗади конкурслар лауреаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының югары идарә органы булган Милли Шура әгъзасы Римзил Вәлиев хатыны Зилә Вәлиева белән танышу мизгеле турында сөйләде.

«Зилә белән мин Уфага яшьләр газетасы редакциясенә практикага кайткач таныштым. Без бергә эшләдек. Гаиләбез журналистика нигезендә төзелде. Без – бер һөнәр кешеләре. Бер-берсенең эшен ихтирам итмәгән кешеләр ничек гаилә кора икән – аны күз алдына да китерә алмыйм. Икебезнең дә тормыш тулысынча журналистикага бәйле иде», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Римзил Вәлиев Мәскәүдә укып, үзәк газета редакцияләренә йөреп, журналистиканың чын фанатигына әйләнгән булуын әйтте. «Уфага кайтканда шул фанатиклыгым чәчрәп торгандыр инде... Зилә исә 10 сыйныфтан ук эшкә урнашкан булган. Казанда 10 ел редакциядә эшләгәч, депутат булып сайланды», – диде ул.

«1990 елда сайлау кампаниясендә улыбыз Денис белән мин, Зиләнең тагы бер-ике коллегасы, үзебез бастырган листовкаларны Декабристлар, Короленко, Ямашев урамнарындагы йортларга тараттык, ишекләргә ябыштырдык. Алты кандидат арасыннан депутатлыкка Зилә үтте! Ике ел депутат-журналист булып йөрде. Аннары Фәрит Мөхәммәтшинның урынбасары, министр, вице-премьер итеп куйдылар. 32 ел башкарган дәүләт эшләре журналистиканың дәвамы булып чыкты. Безнең һөнәрнең җитәкче урыннар өчен дә кулай икәнлегенә тагын бер дәлил бу!» – диде Римзил Вәлиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot