news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римзил Вәлиев: «Интертат»ның уңышы – күп укыла торган мәкаләләрнең чыгуында

«Интертат»та кызыклы, гади һәм укыр өчен аналитик, тасвирламалы язмалар бар», - диде журналист.

Римзил Вәлиев: «Интертат»ның уңышы – күп укыла торган мәкаләләрнең чыгуында
Рамил Гали

Татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев фикеренчә, «Интертат» электрон газетасында берничә ай дәвамында күп укылган мәкаләләр бар.

«Рәсми хроникада чыга торган хәбәрнең гомере 3-5 сәгать, аны икенче көнгә инде оныталар да. «Интертат»та чыккан мәкаләләр бер атна, хәтта бер ай да укылырга мөмкин. Бер айда материал күп укыла икән, ул инде халыкның күңелендә «оялый» дигән сүз. «Интертат» язмаларының үзенчәлеге дә, уңышы да шунда», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Интертат»ның 20 еллыгы уңаеннан.

Римзил Вәлиев әйтүенчә, рәсми хроника, хакимият вакыйгаларыннан тыш, татар милләте, мәдәни-рухи тормыш та бар, матбугатта аның чагылышы да кирәк. «Интертат»та минем өчен кызыклы, гади һәм укыр өчен аналитик, тасвирламалы язмалар бар. Гади кешене кызыксындырып, актуаль проблемаларны кискенрәк итеп күрсәтү кирәк. Татар милләте аналитик стандарт булмаган фикерләргә дә игътибар итсен иде», - диде журналист.

«Интертат»ның максаты - татар яшәгән һәр төбәккә барып җитү. «Интертат» яшәсен иде. Ул башкаларны, башкалар аны алыштырмый. «Интертат»та татар халкының тормышы татарча тасвирлана торган вакыйгалар яктыртыла», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100