Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Римзил Вәлиев «Идел» журналында эшләү тәҗрибәсе турында: Ул вакытта бик бирелеп эшләдек
Иҗади конкурслар лауреаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының югары идарә органы булган Милли Шура әгъзасы Римзил Вәлиев «Идел» журналы редакциясендә эшләү тәҗрибәсен искә алып сөйләде.
«Яшьләр журналы җитәкчесе бик каты конкурс аша сайланды. Татарстан Язучылар берлеге, комсомолның өлкә комитеты вәкилләреннән торган комиссия әгъзалары яшерен тавыш бирделәр. Сайланган мөхәррир, мөстәкыйль иҗат кыйбласы, иң сәләтле иҗатчылар, мөстәкыйльлеккә һәм федерализмга омтылган Татарстан – бу чын инкыйлаб заманы иде. Бүлек мөдирләре Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Нәбирә Гыйматдиновалар – иң сәләтле яшь иҗатчылар иде, мин аларга ирек бирдем, үзем дә чыбыркы шартлаттым», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.
«Идел» журналы редакциясе, 1990 ел.
Фото: «Татар-информ»га Римзил Вәлиев тәкъдим итте
Аның әйтүенчә, ул вакытта русча журналда Әхәт Мушинский, Гадел Хәеров, Роза Кожевникова, Фаяз Фәизов эшләгәннәр. «Чит төбәкләр дә кызыксынды. Беренче елда – 60 мең, икенчесендә 125–130 мең тираж җыйдык! Хәтта киоскларда («розница») 4-5 мең данә (30 тиенгә) сатыла иде. Әбүнә акчасы, ваклап сату чыгымнарны каплый иде. Шулай булгач, беренче елдан ук «Идел» мөстәкыйль журнал булып китте. Ул вакытта бик бирелеп эшләдек. Сүз иреге, яңалыкка омтылыш, Татарстан суверенлыгы, фикер-мәгълүматка сусау... Хәзер журналлар 2-3 мең тираж белән чыгуы гаҗәпләндерә», – диде Римзил Вәлиев.
«Идел» – даһи язучыларның повесть-романнарын чыгаручы альманах дип уйлаучылар булгандыр. Ул вакытта бөтен СССРны Виталий Коротич җитәкләгән «Огонек» журналында чыккан язмалар тетрәндерә, үз артыннан ияртә иде. «Идел» дә шундый заманда аякка басты», – диде ул.
Римзил Вәлиев әйтүенчә, «Идел»нең русча вариантында тиражны җыю кыен булган, чөнки рус телендә басмалар җитәрлек. «Үзебез эшләп тапкан акчага Сыктывкардан, Балахнадан вагонлап кәгазь кайтара идек. Шул вакытта «Идел» журналын почта аша тарату бәясен 2-3 тапкырга арттырдылар. Дәүләт дотациясе бирелсә җиңелрәк булыр иде. Шулай булгач: «Егетләр, мөстәкыйль журнал буларак эшләргә бирмәсләр. Я башка форматта эшлик, яки...» – дидем. Ә безне гамәлгә куючылар дәүләт структурасы түгел иде», – диде.
«Бәлки мөстәкыйльлекнең бәясен коллективка аңлата алмаганмындыр. Кыскасы, баш мөхәррирлекне урынбасар Фәиз Зөлкарнәевка калдырдым да, яңа оешкан «Ватан» җәмгыятенә күчтем. Чит ил татарлары өчен латин графикасында зур булмаган яңа газета чыгара башладым. Аңлы рәвештә журнал иң популяр чагында калдырдым аны. Шуннан соң «Идел» берничә ел матур гына яшәде, ләкин ел саен тираж кими барды. Шулай буласын мин белә идем», – дип искә алып сөйләде Римзил Вәлиев.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз