Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Римзил Вәлиев яшь татар блогерларына җитди темаларга язудан курыкмаска киңәш итте
“Берәүне дә рәнҗетмичә, үз ирегебез белән дөреслекне әйтергә тырышырга кирәк”, – ди журналист.
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Ирекле журналист Римзил Вәлиев яшь татар блогерларына иҗтимагый күренешләргә карата үз фикерләрен белдерергә киңәш итте. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында белдерде.
Моңа кадәр "Татар-информ" Татар блогерлары җитди темаларга язмауларының сәбәпләрен аңлатты, дип язган иде.
Журналист Римзил Вәлиев шул фикерләргә җавап итеп, яшьләргә киңәшләрен әйтте. “Мин дә сәясәтне яратмыйм”, – диде ул “Татар малай” Ринат Галиәхмәтовка җавап итеп. – Әмма ул - иң көчле һәм иң кызыклы мәгълүмат товары. “Эхо Москвы” радиосы көне-төне сәясәт турында сөйли, җыр куймый һәм шуның белән яхшы гына акча да эшли. Аның тәэсир көче зур. Дөреслекне, фактларны әйтү һәм аны ипләп, беркемне рәнҗетмичә һәм милләтара социаль төркемнәрдә дошманлыкны уятмыйча дөреслекне әйтә белү кирәк. Профессиональ журналистлар һәм хөкүмәт матбагалары булдыра алмый икән, димәк, безгә, дәүләт басмаларыннан калышмыйча, арттырып, үз ирегебез белән дөреслекне әйтергә тырышырга кирәк”, – диде Римзил Вәлиев.
“Татар-информ” алдарак татар блогерлары үз коллегаларын 10-20 тапкырга артты дип санавын һәм “Татар-малай" үзенең блогы аша 20 кешегә бер-берсен табарга ярдәм итүе турында да язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз