news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римзил Вәлиев: татар халкы Президент әйткән идеягә иярер

Түрәләр, татарның элитасы Президентның мәкаләсен укып, аның кебек уйлый башларлар дип өметләнә җәмәгать эшлеклесе.

Римзил Вәлиев: татар халкы Президент әйткән идеягә иярер
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Рөстәм Миңнехановның матбугатта чыккан милләт язмышына багышланган мәкаләсен шатланып каршы алган һәм татар халкы Президент әйткән идеягә иярер дип саный.

«Татарстан Президенты милләт өчен бик әһәмиятле мәсьәләләргә игътибар биргәнен күрдем. Ул көчле администратор, идарәче, финансист, Россиядә технократ җитәкчеләр рәтендә санала, сәяси тайпылышларга бирешә торган кеше түгел. Ул хәзер яше белән дә, тәҗрибәсе белән дә зирәк, тормышның асылын аңлаучы җитәкче. Мәкаләдәге сүзләр бик вакытлы әйтелгән», — дип белдерде Римзил Вәлиев.

«Татарларның үзара русча сөйләшә башлавы бик шомлы хәл бит. Үз милләтен якламаган кеше кыйбласыз була. Татар халкы Президент әйткән идеягә иярергә тиеш. Әгәр Миңнеханов тирәсендә йөргән түрәләр, татарның элитасы мәкаләне укып, Президент кебек уйлый башласалар, бик яхшы булачак», — дип уртаклашты үз фикере белән танылган журналист.

5 миллион халкы булган милләтнең Россиядәге роле турында Президенттан ишетү Римзил Вәлиев өчен зур куаныч булган. Ул аны тарихи вакыйга дип кабул иткән. Милли нигилизм көчәйгән вакытта милләт турында өздереп әйтү бик мөһим ди ул.

«Читтәге татарларны саклау да Татарстанның миссиясе дип әйтә Президент. Бу бик кыю фикер. Чыннан да, Татарстан барлык татарларның беренче таянычы», — дип өстәде Римзил Вәлиев.

«Мин моны сайлау алды өчен генә язылган сүзләр дип әйтмим, чөнки Татарстандагы барган үзгәрешләрне халык хуплый, аны әлеге мәкаләдән башка да сайларлар иде дип уйлыйм. Татарларның йөзен сакларга кирәклеген аңлаган кешенең фикерләре бу», — дип аңлатты җәмәгать эшлеклесе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100