news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Римзил Вәлиев: “Милли массакүләм мәгълүмат чараларын модернизацияләргә ярдәм итәчәкмен”

Танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе итеп билгеләнде

  (Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтовның киңәшчесе итеп билгеләнде. Кичә ул коллективка тәкъдим ителде.

Римзил Вәлиев “Татар-информ” МА на әңгәмәсендә, 1,5 ай элек “Татмедиа” ААҖ җитәкчелегенә милли ММЧны үстерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итүе турында белдерде.
“Миңа агентлык газеталар җитәкчелеге алдына тиражны, сайтлар укучыларын арттыру бурычы куя, дип җавап бирделәр. Миңа бу җавап ошады. Минем татар милли матбугатын модернизацияләү буенча идеяләрем күп, актив хуплау гына кирәк”, - дип сөйләде Р.Вәлиев. Ә киңәшче булу тәкъдименә шунда ук ризалаштым, диде. 

Хәзер Римзил Вәлиев районнар матбугатын өйрәнә, сайтларны карый, эш алып бару өчен мәгълүмат җыя. “Эш тәҗрибәсе белән уртаклашачакмын. Мин реформалаштыру максатын куймыйм, ә бары тик милли массакүләм мәгълүмат чараларын модернизацияләргә генә ярдәм итәргә телим”, - дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot