news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римзил Вәлиев Мәскәү татарларына: Татар телен серле тел итәргә кирәк!

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Мәскәү татарларының "Штаб" иҗади очрашулар үзәгендә татар телен популярлаштыру турында сөйләде.

(Мәскәү, 10 ноябрь, "Татар-информ", Римма Гомәрова). Кичә, 9 ноябрьдә Мәскәү татарлары телендә "Штаб" дип йөртелгән иҗади очрашулар үзәгендә Татарстанның танылган җәмәгать эшлеклесе, журналист, блогер Римзил Вәлиев белән очрашу узды. 

Римзил Вәлиев белән аралашырга теләүчеләр күп иде - кичке алтыга Таганская метросы янында урнашкан штаб-фатирга Мәскәүдә яшәп иҗат итүче зыялылар, яшьләр оешмалары вәкилләре җыелды.

Римзил Вәлиев үзе белән таныштыргач, Мәскәү татарларын иң борчыган сорауларның берсенә җавап бирүдән башлады. "Татар телендә мәҗбүри укыту темасын биш ел элек күтәргәч, миңа "ник бу теманы кузгатып, халык фикерен болгатасың", диючеләр булды. Ул вакытта да, соңрак та мин бу теманың актуаль, катлаулы икәнен аңлый идем инде - минем бу темага язылган блоглар астында меңнән артык комментарий җыела иде. Минем фикерем шундый: урыс телле балаларга татар телен мәҗбүри укыту кирәкми, кеше аны үзе теләп өйрәнергә тиеш дип саныйм. Мин татар телен "секретный" тел итәргә тәкъдим итәм, үзара туган телебездә сөйләшеп, аны шигырь кебек кулланыйк, аның серлелегенә кызыгып, башкалар өйрәнергә теләсен, үзләре теләп өйрәнсен", - дип сөйләде ул.

Интернет-ресурсларда блогер буларак танылган журналист блоглары астында калдырылган комментарийларның күбесе "троллерлар" эшчәнлеге икәнен искәртеп узды: "Интернетта мәгълүмати сугыш бара, ул хәзер троллерлар ярдәмендә башкарыла".

Римзил Вәлиев Мәскәү үзәгендә инде егерме елдан артык эшләп килүче "Штаб" хәрәкәтенә уңай бәя бирде: "Мин сезнең хәрәкәтне күптән ишетеп беләм, эшчәнлегегезне күзәтеп киләм. Сезнең очрашуларга теләп йөрүчеләр саны арта икән, димәк, сез дөрес юлда! Иҗтимагый оешма дигән исемнәр алмыйча, хакимияттән ярдәм өмет итмичә, үз ресурсларыгызны дөрес кулланып, үз проектларыгызны булдыра аласыз икән, шулай дәвам итегез", - диде ул.

‌Очрашуда чыгыш ясаучылар арасында актив җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәров, "Татар дөньясы" газетасы редакциясе хезмәткәре Әхәт Мөхәммәтов, 2010 елга кадәр ТРның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле булган Назыйф Мириханов бар иде. Гаяр әфәнде Мәскәү һәм башка регионнардагы татарлар тормышындагы проблемаларга Татарстан хакимиятенең игътибары җитмәүне тәнкыйтьләде. Шагыйрь һәм тәрҗемәче Әхәт Мөхәммәтов Мәскәүдәге татарларның Казанга карап яшәве турында шигырь белән әйтеп бирде. Очрашуда катнашучылар моны, шаяртып, "үз репертуарына хыянәт итмәде", дип бәяләделәр. 

Очрашу соңгы арада халык арасында үзенчәлекле флешмобка тиңләшкән "Туган тел" җырын күмәкләп җырлау белән тәмамланды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100