news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римзил Вәлиев: “Казанда милли җәмәгатьчелекнең энергиясе җитәрлек күләмдә кулланылмый”

Бүген Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге җыелыш үткәрде

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге җыелыш үткәрде. Анда агымдагы эшләр һәм апрель-май айларына чаралар планы каралды. Утырышта Казан татарлары Шурасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, “Азатлык” радиосының Казан бүлеге директоры Римзил Вәлиев, шәһәр районнары буенча бүлек әгъзалары һәм активистлар катнашкан иде.
Фәрит Мифтахов әйтүенә караганда, бүгенге көндә Россиядә милли үзенчәлекләрне саклау авырлыкларга очрый. Бу мәсьәләне тикшергәндә, Татарстанның һәм татар дөньясының үзәк шәһәре булган Казан турында торган саен ешрак искә алалар. Бу Казан зыялыларына зур җаваплылык йөкли. “Кызганычка, Казанда Шура әгъзаларының эше сүлпәнәйде. Милли оешмалар һәр район, һәр мәктәп һәм мәдәният учагы белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. Моның өчен шәһәрдәге барлык милли оешмалар, мәдәният учаклары, уку йортлары, бергәләшеп, милләтне саклау, глобальләштерү шартларында телне үстерү өчен чаралар күрергә тиеш. Бигрәк тә яңа төзелгән районнарда – Яңа Савиново, Азино, Авиатөзелеш, Таулар кебек – мәдәният учаклары, театрлар, концерт заллары булмаган район-мәхәлләләрдә эшләргә ихтыяҗ да, мөмкинлекләр дә зур. Татар җәмәгатьчелеген, яшьләрне берләштерү чараларын Г.Кәриев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында үткәрү максатка ярашлы булыр иде”, – дигән фикерне белдерде Фәрит Мифтахов.
Җыелышта әйтелгәнчә, төп бурыч булып Казанда яшәгән һәр татар гаиләсен уку йортларына, мәдәният чараларына җәлеп итү, татар мәктәпләренә, сыйныфларына, балалар бакчаларына ярдәм итү, шулай ук 2013 елда узачак Универсиада вакытында татарларның да катнашуын тәэмин итү. Иң яхшы мәхәлләләрдә, мәктәпләрдә, мәдәният учакларында башкарылган эш тәҗрибәсе башкаларга үрнәк булырга тиеш, дип әйтелде. “Иң мөһиме – татарларның, казанлыларның потенциалын күрсәтү”, - дип ассызыклады Шура җитәкчесе.
Римзил Вәлиев санаганча, Казан шәһәре татарлары Шурасы – Бөтендөнья татар конгрессының җитди оешмасы. Аңа бары эшне куәтләндерергә генә кирәк. Ул “татар башкаласы булган Казанда татар милләтенә эшләүче мәдәни учакларын - мәктәпләрне, мәчетләрне, мәдәни учреждениеләрен барларга; һәр районда, мәхәлләдә татарларның мәдәни Шураларын булдырырга кирәк”, дигән тәкъдим белән чыкты. Римзил Вәлиев әйтүенә караганда, бүген яшьләргә әхлакый нормаларны һәм кыйммәтләрне аңлатучылар күренми. Күпсанлы китапханәләр, мәдәният йортлары, музейлар, спорт заллары, уку йортлары милли әхлак һәм кешелек сыйфатлары тәрбияли ала. Мәчетләрнең тәрбияви вазифасы һәм мөмкинлекләре эшкә җигелми әле. Казанда татарлар, бигрәк тә яшьләр, үз милләтеннән, теленнән ваз кичә кебек. Ата-аналар балаларын милли мәктәпкә, сыйныфка китерергә ашыкмыйлар, бердәнбер “Әкият” дигән татар курчак театры залына татар балалары китерелмәү сәбәпле, татарча курчак тамашалары бер тапкыр гына куела. Ә якын киләчәктә 5-6 тапкыр зуррак яңа курчак театры төзелгәч, татар балаларын каян, кемнәр җыеп китерәсен хәзер үк уйлап куярга кирәк. “Гомумән, Казан каласында милли җәмәгатьчелекнең энергиясе җитәрлек күләмдә кулланылмый. Биредәге күпсанлы милли оешмалар һәм зыялылар таркау хәлдә калалар”, - дип басым ясады Римзил Вәлиев.
Утырышта Шураның апрель-май айларында шагыйрь Габдулла Тукайга һәм актер, татар театрына нигез салучы Габдулла Кәриевкә багышланган чараларны уздырачагы турында да әйтелде. Булачак чараларның максаты – татарның күренекле шәхесләрен балаларга, мәктәп укучыларына таныту. Шулай ук “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясе белән берлектә укучылар арасында конкурс үткәрү, татарча КВН уздыру һәм башка чаралар үткәреләчәге турында да хәбәр ителде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100