news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римзил Вәлиев "Идел" журналында эшләгәндә тиражны арттыру өчен антипиар ясаганын әйтте

"Идел" журналын чыгара башлаганда тышлыгына шәрә кыз сурәте куйдым, ди басманың элеккеге мөхәррире.

Римзил Вәлиев "Идел" журналында эшләгәндә тиражны арттыру өчен антипиар ясаганын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 апрель,"Татар-информ", Чулпан Шакирова). Римзил Вәлиев "Идел" журналында баш мөхәррир булып эшләгәндә, тиражны арттыру өчен махсус антипиар ясаганы турында "Татар-информ"да узган "Татар блогерларының киләчәге бармы?" матбугат конференциясендә әйтте.

Ирекле журналист Римзил Вәлиев һәр язмада бәхәс чыгарырлык фикер әйтергә һәм антипиардан курыкмаска кирәк дип саный.

"Идел" журналын чыгара башлаганда тышлыгына шәрә кыз сурәте куйдым. Икенче ягында шамаил булган икән. И, күтәрелде,  мин сиңа әйтим, муллалар!  Бер җыелышта Гөлшат Зәйнәшева: "Татар хатын-кызлары чишенмәгән", - диде. Аңа каршы Батулла: "Алайса, 7 млн татар халкы каян туган соң?"- дип тә җавап бирде. Яшь редактор буларак, ситуацияне көйләргә кирәк иде. Шалтыраттым "Татарстан яшьләре"нә. "Егетләр шундый-шундый хәл, манчыгыз әле", - дидем. Манчыдылар. "Идел"дә башбаштаклык" дип язып чыктылар. Шул елны журналның тиражы 60 мең булды. Шулай итеп, үзем заказ биреп, антипиар ясадым. Почта тартмаларыннан урлагач, "кызыл почмак"ларда качырып укыйлар иде. Икенче елны тираж 130 меңгә җитте", - диде "Идел"нең элеккеге мөхәррире.

Римзил Вәлиев шулай ук "Фейсбук"тагы үз битендә язган фикеренә каршы килеп, чит кеше исеменнән үзе үк комментарий калдыруын да әйтте.

"Үзегезгә каршы килеп, провакацион фикерләр калдырудан курыкмагыз. Ул бәхәс уята. Һәр постыгызда шик тудырырлык урын калдырыгыз. Һәр язмадан соң бәхәс кабынып китәргә тиеш", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" алдарак Римзил  Вәлиевнең яшь татар блогерларына җитди темаларга язудан курыкмаска әйтүен, блогерлыкның милләте юк дип санавын хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100