news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римзил Вәлиев: Фәрит Иделленең объектив булуы татар-башкорт редакциясенең абруен күтәрде

"Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясе элекке җитәкчесе Мюнхенда вафат булган күренекле татар журналисты Фәрит Иделле хакында искә ала.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Фәрит Иделленең салкын канлы һәм объектив булуы, альтернатив карашларга юл бирүе, идарә структуралары белән шактый кыю эш алып баруы редакциянең дәрәҗәсе күтәрелүдә төп роль уйнады. "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясе элекке җитәкчесе Римзил Вәлиев шул хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыккан мәкаләсендә яза.

Римзил Вәлиев әйтүенчә, Фәрит Иделле туксанынчы елларда "Азатлык" радиосы мөдире булып,  Казанда радионың бюросын ачты, Россия төбәкләрендә хәбәрчеләр челтәрен булдырды, җирле редакцияләр белән хезмәттәшлек җайлап җибәрде. 

1997 елдан башлап Фәрит Иделле ярдәме белән “Азатлык” радиосы дәүләт дулкыннарына, ә аннары FM станцияләренә күчте. Радио хәбәрчеләре өчен еллык семинарлар уздырыла башлады.

Тапшыруларның конструктив һәм объектив булулары Фәрит Иделле шәхси сыйфатларын һәм талантларын ачты. Бу сыйфатлар, журналист әйтүенчә, радионың популярлык казануына, милләтне туплауга һәм халыклар арасында татулык һәм хезмәттәшлек урнаштыруга зур тәэсир итте.

“Төрле дәрәҗәдәге дәүләт һәм иҗтимагый оешма вәкилләре Фәрит Иделлене кешелекле, гадел, туры сүзле булганы өчен хөрмәт иттеләр. Аның якты истәлеге милләттәшләребез йөрәгендә сакланачак”, - дип яза Римзил Вәлиев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100