news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Римзил Вәлиев блогерларның аралашу мәйданчыгы булырга тиеш дип саный

"Чәй эчеп, кара-каршы утырып та фикер алышыйк. Безгә ешрак аралашырга кирәк", - ди ул.

Римзил Вәлиев блогерларның аралашу мәйданчыгы булырга тиеш дип саный
Михаил Захаров

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Ирекле журналист блогерларның җыелып фикер алышу мәйданчыгы булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ"да узган "Татар блогерларының киләчәге бармы?" темасына узган матбугат конференциясендә әйтте.

"Блогерларның фикер алышу мәйданчыгы булырга тиеш. Интернетта да, тормышта да. Чәй эчеп, кара-каршы утырып та фикер алышыйк. Безгә ешрак аралашырга кирәк. Бергә җыелышсак, атаклы блогер һәм атаклы мәгълүмат чараларының популярлык артында ни торуын тикшереп, анализлап, бергә үсәр идек", - диде ул.

"Татар-информ" моңа кадәр Римзил Вәлиевнең яшь татар блогерларына җитди темаларга язудан курыкмаска әйтүен, блогерлыкның милләте юк дип санавын һәм һәр редакторның иртәгә эштән китәргә әзер булып эшләргә тиеш дигән фикерен дә язып чыккан иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot