news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римзил Вәлиев Беренче каналның туган телләр турындагы сюжетына рецензия язды

РФ телевидениесенең Беренче каналында милли телләр мәсьәләсен тикшергәндә җиде хата җибәрелгән.

Римзил Вәлиев Беренче каналның туган телләр турындагы сюжетына рецензия язды
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Римзил Вәлиев Беренче каналның туган телләр турындагы сюжетына рецензия язды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • 31 майда Беренче телеканалының «Время» программасында РФ составындагы милли республикаларның дәүләт телләренең статусын үзгәртү турында репортаж күрсәтелде. 

Дәүләт Думасына кертелгән канун проектында  РФ республикаларының дәүләт телләрен өйрәнү мәҗбүри булмаска тиешлеге турында әйтелә һәм бу адым ата-аналарның «сайлау хокукы» итеп күрсәтелә.

Татарстан, Башкортстан һәм башка республикаларның җәмәгатьчелеге бу проект илебездәге милләтләрнең хокукларын һәм РФ Кануннарын боза дип саный. Соңгы вакытта әлеге проектка каршы хатка меңнәрчә имзалар куелган. Мондый проект җәмгыятьтә каршылык уята, илебез җитәкчелегенә ялган фикер тудыруга китерә.

Әлеге темага тирән анализ биреп тормастан, Беренче каналда һәм «Россия 24» чыккан ике репортажда җибәрелгән хаталарны күрсәтергә кирәк, дип яза журналистикада 50 ел хезмәт стажлы, татар һәм рус телләре укытучысы дипломы иясе Римзил Вәлиев.

Беренче хата. Канун проектында һәм репортажларда  телләрне «ихтыяри» укыту, «сайлау хокукы» турында әйтелсә дә, чынлыкта ата-аналарның һәм балаларны сайлау хокукы юк. Бердәм Дәүләт имтиханнарының бары тик рус телендә генә бирелүе, хәтта татар филологиясен һәм журналистикасын өйрәнү өчен дә рус теле һәм әдәбияты, русча бирелгән имтиханнар нәтиҗәләре искә алына. Иҗтимагый тормышта, эш кәгазьләрен алып баруда, мәгълумат системасында милли телләр куллану хокукы үтәлмәү нәтиҗәсендә, ихтыярлык принциплары онытылып бара.

Икенче хата. Милли телләрне өйрәнү рус телен белүгә зыян китерә дигән ялгыш фикерне җитди экспертлар һәм милли республикалар вәкилләре катнашлыгында яңадан тикшерергә кирәк. Чынлыкта хәзер Татарстанда һәм РФ татарлары мохитендә рус телен белү бик югары дәрәҗәдә һәм илдәге уртача кимәлдән югарырак дәрәҗәдә. Рус  журналистикасында, әдәбиятында, театр, кино сәнгатендә чыгышы буенча татарлар зур уңышка казаналар.

Өченче хата. Югарыда искә алынган репортажларда милли республикалар вәкилләре бөтенләй күрсәтелми. Анда кырымдагы укран мәктәбе, Чиләбедәге башкорт гаиләсе, Омски университеты проректоры, РФ Дәүләт Думасы Депутатлары фикерләре генә күрсәтелә. Милли мәгарифне белүче белгечләр, ана теле укытучылар, ата-аналар катнаштырмаган.

Дүртенче хата. Канун проектында һәм әйтелгән репортажларда ата-аналар, укытучылар, укучы балалар арасында мәнфәгать каршылыгы тудыра торган фикерләр күтәрелә. Соңгы айларда мәктәпләрдә һәм гомумән җәмгыятьтә милли бүленеш көчәя башлады. Хәтта катнаш гаилә эчендә тел һәм милләт белгечләре буенча бүленеш сизелә. Репортажларда һәм канун проектында күтәрелгән тәкъдимнәр бу каршылыкны көчәйтә бара. Илдәге татулыкны какшата торган гамәлләр булмаска тиеш дигән санаучылар арта бара.

Бишенчедән, бу репортажларның икесендә дә күчеп йөрүче офицер гаиләләре милли телләрне өйрәнүдән интегә дип әйтелә. Чынлыкта Татарстанда һәм башка төбәкләрдә күчеп килүче офицер гаиләләре һәм башка һөнәр ияләренең саны күпчелекне тәшкил итми. Аларны махсус карарлар белән һәм шәхси гаризалар нигезендә милли телләрне өйрәнүдән азат итәргә мөмкин бит.

Гаризаларны күпчелек түгел, ә азрак сандагы ата-аналар язу дөрес булыр иде. Шул исәптән телләр өйрәнүгә сәләтләре булмаган яки сәламәтлекләре мәктәп программасын үтәүдә кыенлыклар тудырган балаларны да гариза буенча милли телләрне өйрәнүдән азат итәргә була. Мондый тәртипне галимнәр, мәгърифәтчеләр, депутатлар, хокук белгечләре канун нигезендә гамәлгә куя алыр иде. Хәтта шәхси һәм идеологик сәбәпләрдән дә телләр өйрәнүдән азат итү мөмкин дип саныйм.  Ә менә республикаларның дәүләт телләрен өйрәнгән укучыларга төрле дәрәҗәдәге сертификатлар бирелсә һәм бу документлар конкурс буенча эшкә, укуга алынганда искә алынса, бик урынлы булыр иде.

Алтынчыдан, милли мәсьәләләр буенча бәхәсле темаларга җәнҗал чыгаручы язмалар, мәгълүматлар тарату укучы балаларда телләр өйрәнүгә тискәре караш тәрбияли, милләтара татулыкка, тырышып уку таләбен үтәүгә каршылык чыгара, тәрбия процессын кыенлаштыра, «кирәкмәгән» телләр турында зыянлы фикерләр уята.

Җиденчедән, репортажлардагы «сайлау хокукы» бар милләтләрне дә тигезли дигән караш дөрес түгел. Россиядә күпчелекне тәшкил иткән халыкның теле илнең дәүләт теле буларак хезмәт итә, Барлык мәгълүмат системасы, гыйлем бирү, идарә шул телдә башкарыла. Дөньяда дәүләтләре булган милләтләр һәм телләр бар, РФ составында республикалары булган милләтләр һәм телләр бар, бөтенләй мәгариф системасы, дәреслекләре булмаган, туган телләре югала башлаган милләтләр дә очрый. Мондый вазгыятьтә «Мәгариф турында» РФ Канунына бәхәсле үзгәртүләр кертүне «сайлау хокукы» дип игълан итү урынсыз. Һәр милләтнең, төбәкнең, республиканың үзенчәлекләре бар. Тел мәсьәләләрен аларның үзләре белән киңәшмичә хәл итәргә ярамый. Милләтләрнең галимнәре, әдипләре, федераль һәм төбәк экспертлары, депутатлары катнашлыгында уртага салып тикшерә торган мәсьәләләр турында ялгыш фикерләр, хорафатлар таратырга ярамый. Мәгълүмат сугышлары, каршылык тудырудан башка да туган телләр язмышын хәл итү мөмкинлегенә иманым камил. Шулай эшләргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100