news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римзил Вәлиев Ает авылы туристларның маршрут планына керүен әйтте

“Татар шагыйре Фатих Кәримгә багышланган хәрәкәт хәзер башланып китте”, - диде журналист.

Римзил Вәлиев Ает авылы туристларның маршрут планына керүен әйтте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев татар шагыйре Фатих Кәрим туган Ает авылы туристларның маршрутына керүен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылышында сөйләде.

“Фатих Кәрим хәрәкәте туксанынчы елларда юк иде. Ул хәзер башланды. Түбән Камада, Яр Чаллыда, Әлмәттә, Багратионовскида, Мәскәү өлкәсендә күп санлы чаралар уза. Аетлыларга Фатих Кәрим турында яңа ачышлар күп булыр дип уйлыйм, чөнки монда мультимедиа экраннары, этнографик бүлмә бар. Ягъни музейда шундый кызык чаралар үтәчәк”, - диде ул.

Журналист Казаннан башланган сәяхәт маршруты булсын иде дигән хыялы барлыгын әйтте. “Әлмәт, Оренбург, Бишбүләк, Кандракүл районнары буйлап сәяхәт булсын иде. Шундый тирән тарихлар бар, аларны белергә кирәк. Бүгенге көндә Муса Җәлил белән Фатих Кәрим – татар халкының брендлары”, - диде Римзил Вәлиев.

  • Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа. Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыш елларында иң актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. Сугыш башланыр алдыннан “халык дошманы” дип гаепләнеп кулга алына. Фронтка китәргә теләк белдереп үтенечләр язгач, аны сугышка җибәрәләр. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг тирәсендә һәлак була.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100