news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Утәшева: Халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен бергә сакларга кирәк

«Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Римма Үтәшева Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтаена мөнәсәбәтле үз фикерен белдерде.

Римма Утәшева: Халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен бергә сакларга кирәк
Рамил Гали

«Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Римма Үтәшева фикеренчә, халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен бергә сакларга кирәк.

«Корылтайга бөтен дөньядан татарлар киләчәк. Бер очрашу – үзе бер гомер дибез бит. Мин бик шатланам. Безнең республикадан да съездга бик зур делегация бара. Без Казанга күбрәк яшьләрне җибәрергә уйладык. Алар соңыннан үз районнарына кайтып, үзләренең күргәннәрен сөйләрләр, тәҗрибәләре белән уртаклашырлар», – дип сөйләде Римма Үтәшева «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Аның фикеренчә, Бөтендөнья татар конгрессы ул – безнең татар халкына гына түгел, ә бөтен төрки телдә сөйләшкән халыклар өчен дә зур бәйрәм.

«Халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, милләтебезнең мәдәниятен бергә сакларга кирәк. Соңгы елларда эшләребез әйбәт баргач, без башка халыкларга маяк, үрнәк булып тора алуыбызга ышанам. Татар халкы бер-берсен хөрмәт иткәндә генә үсеш гел уңай якка булачак», – диде ул. 

«Татарларны котлыйм, үзебезнең делегатларга уңышлар телим. Казанның матурлыгын, Татарстанның байлыгын күреп кайтсыннар», – дип Римма Үтәшева бәйрәм белән котлады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100