news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Римма Ратникова: Журналистлар берлегенең иң актив әгъзалары - пенсионерлар

Аның сүзләренчә, өлкән яшьтәгеләр берлектә булуының кадерен белә.

Римма Ратникова: Журналистлар берлегенең иң актив әгъзалары - пенсионерлар
Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). ТР Журналистлар берлегенең иң актив әгъзалары - пенсия яшендәге кешеләр. Берлекнең рәисе Римма Ратникова 2012-2018 елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр белән хисап чыгышында шулай дип белдерде.

Берлекнең XIX съезды Халыклар дуслыгы йортында уза.

«Берлек әгъзаларының өчтән бере пенсионерлар. Әйе, өлкән яшьтәгеләр чыннан да күп, һәм без моннан оялмыйбыз да. Ничек кенә гаҗәп булмасын, алар иң активлары, берлектә булуының кадерен белә һәм оешма эшендә актив катнаша", - диде Римма Ратникова.
Ул журналистика ветераннарына игътибар, кадер-хөрмәт булырга тиешлеген әйтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot