news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Ратникова Журналистлар берлеге рәислегеннән китәчәген әйтте

Ул бу вазифада 24 ел эшләде.

Римма Ратникова Журналистлар берлеге рәислегеннән китәчәген әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Римма Ратникова Журналистлар берлеге рәислегеннән китәчәген әйтте. Бу хакта берлекнең XIX съездында игълан итте.

Съезд Халыклар дуслыгы йортында уза. Аның эшендә ТР дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

ТР журналистлар берлегендә бүген 1100 әгъза исәпләнә. Римма Ратрикоа берлек белән 1995 елдан бирле җитәкчелек итте.

100 ел элек, 1918 елның 21 декабрендә Казанның “Эш”, “Знамя революции”, “Канаш” газеталарында эшләүче журналистларның гомуми җыелышы уза. Алар вакытлы бюро булдырып, урта эшчәнлек принципларында һөнәри, социаль һәм икътисади мәнфәгатьләрен яклау турында килешә. Шул рәвешле, 26 декабрьдә берлеккә нигез салына.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100