news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Римма Ратникова: "Татарстанда - нәтиҗәле эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары системасы, ул мөстәкыйль үсеш кичерә"

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, Татарстан мәгълүмат чаралары системасы республика моделенә тиң

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева, Гөлшат Ганиева). Татарстанда - нәтиҗәле эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары системасы, ул мөстәкыйль үсеш кичерә. Бүген бу хакта VI милли һәм төбәк ММЧлары форумының пленар утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова белдерде.

"Без аны федераль системасына карый дип санамыйбыз. Бу да үзенчә Татарстан моделе", - дип аныклап китте ул.

Р.Ратникова искәрткәнчә, былтыр "Россия почтасы" абунә тарифларын кискен арттыргач, аннан зыян күргән социаль әһәмияткә ия газета-журналларга ярдәм итү йөзеннән акча бүлүгә ирешелгән. Татарстанда да кайбер ММЧлар финанс ярдәме алган. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, вакытлы матбугатка язылу мәсьәләсе әлегә ачык кала. "Киләсе яртыеллыкка язылу экстремаль режимда узды. Бу мәсьәлә турында республика Президенты дәрәҗәсендә дә фикер алышу булды. Нәтиҗәдә без аны ерып чыктык. Әмма алга таба юнәлеш ничек үсеш кичерер, газета-журналлар үз вакытында җиткерелерме - басмаларга язылу шуңа да бәйле бит", - диде ул.

Спикер сүзләренчә, күп төбәкләр өчен газетларны берәмләп сату да проблемага әйләнгән. "Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы басма ММЧларны тарату системасы һәм төбәкләрнең матбугат киосклары белән тәэмин ителеш рейтингына карата тикшерүләр үткәргән. Әлеге ике рейтинг буенча Татарстан алтмышынчы булган", - дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, республикада бер киоскта 7,6 мең кеше туры килә, ә кайбер төбәкләрдә ул 2-2,5 мең кеше.

"Беркем дә, беркайчан да газеталарны гамәлдән чыгармады, алар барыбер басылачак. Татарстан - укучы төбәк, минемчә, без бу проблеманы хәл итә алырбыз", - дип саный Р. Ратникова.

Үз чыгышында ул ММЧ белән хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге темасына да кагылды. "Бары хакимият кенә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен шартлар тудырырга - финансларга, ташламалар бирергә тиеш түгел. Ике яклы җаваплылык та бар, чөнки хакимият тә ММЧ ярдәменә мохтаҗ. Халыкка аның нинди карарлар кабул итүен, моның кешеләр язмышында ничек чагылыш табачагын белергә кирәк", - дип саный ТР Журналистлар берлеге рәисе.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, "мәгълүмати куркыныч шартларында дәүләт ММЧка ярдәм итәргә тиеш. Аерым алганда, дәүләт заказлары, грантлар һәм башкалар аша".

"КФУның яхшы журналистлар әзерләвенә карамастан, бездә кадрларга кытлык бар. Ничек кенә тырышсак та, журналистикада профессиональлек югала. Шул хакта сөйләшергә кирәк", - дип, сүзен йомгаклады спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot