news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Римма Ратникова: Татарстанда фотографлар архивын кабул итеп алу проблемасы хәл ителмәгән

Татарстан Журналистлар берлегендә танылган фоторәссам Рамил Галинең фотокүргәзмәсе эшли.

Римма Ратникова: Татарстанда фотографлар архивын кабул итеп алу проблемасы хәл ителмәгән
Александр Эшкинин

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда фотографларның архивларын кабул итеп алу проблемасы хәл ителмәгән. Күптән өлгереп җиткән проблеманы Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова “Татар-информ” фотографы Рамил Галинең “Туган як төсләре” фотокүргәзмәсе ачылу тантанасында яңгыратты.

“Проблема бар. Безнең бик күп фоторәссамнарыбызның фотоархивлары бары тик аларның үзләрендә генә саклана. Аларда алтмышынчы елгы фоторәсемнәргә кадәр бар. Ул фоторәсемнәрне ничектер сатып алу яисә бүлешүләрен сорау проблемасы хәл ителмәгән. Аларда республика байлыгы булырдай уникаль кадрлар бар”, - диде Римма Ратникова.

Искәртеп үтәбез, Татарстан Журналистлар берлегендә танылган фоторәссам Рамил Галинең фотокүргәзмәсе эшли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot