news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Римма Ратникова: «Татар матбугатының миссиясе – милләтне берләштерү»

Бүген Казанда «Татар матбугатының киләчәге» дигән конференция узды

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген, Татарстан матбугаты көнедә, республикада татар телендә нәшер ителүче бердән-бер рәсми басма – «Ватаным Татарстан»ның 90 еллыгына багышланган чаралар дәвам итте. Шушы юбилейга туры китереп, КДУ Гыйльми Советы утырышлар залында «Татмедиа» агентлыгы КДУ журналистика һәм социология факультеты, «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә конференция уздырды. Медиафорум кысаларында оештырылган әлеге чара мәртәбәле басма юбилеена багышланса да, анда күтәрелгән мәсьәләләр шактый киң иде. Бирегә җыелган республика, район-шәһәр басмалары мөхәррирләре хакимият вәкилләре белән бергә Татарстанда милли матбугатның бүгенге хәле, проблемалары һәм киләчәге хакында фикерләште. Конференция эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, парламентның мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, «Татмедиа» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов, Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гайфуллин һ.б.катнашты.
Каләм ияләрен Татарстан парламенты рәисе, депутатлар исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган Римма Ратникова бүген милли телдә нәшер ителүче газета-журналларның тоткан урыны, аларны үстерү юллары хакында да бәян итте. Дәүләт Советы рәисе урынбасары билгеләп узганча, журналистиканың бүгенге җәмгыятьтәге роле турында җәмәгатьчелектә төрле фикер яшәп килә. Берәүләр аны тормышны яктыртучы көзгегә тиңләсә, икенче төркем хакимиятнең хезмәтчесе дип атый. Өченчеләр аны җәмгыятькә саф сулыш кертүче тәрәзә белән чагыштыра. Шулай ук матбугатның дәүләт белән халык арасында диалог урнаштыручы ролен дә билгеләп үтәләр. «Милли, татар матбугатына килгәндә, аның үз роле, үз миссиясе бар. Ул – милләтебезне берләштерү», – ди Римма Ратникова. Аның фикеренчә, татар басмалары шуны тирәннән аңлап иҗат итәргә тиеш. Парламент рәисе ассызыклаганча, гаммәви мәгълүмат чараларының барлыкка килүенә санаулы гына гасыр үтсә дә, алар бик күп модельләр эчендә яшәп өлгерде. Аларга авторитар режим да, либераль модель дә, социаль җаваплылык моделе дә яхшы таныш. «1990 елларда республикада нәрсә телим, шуны язам дигән либераль модель кайтавазын да ишетергә туры килде. Бүген яңа медиа үсеш моделе барлыкка килде. Ул Россия кебек яңа оештырылган дәүләтләрдә күзәтелә. Алар күп авырлыклар аша үзләренең суверенлыгын чит илләр ябырылуыннан якларга, милләтләрне берләштерергә тырышалар. Сәнәгый-социаль үсешкә йөз тоткан бу дәүләтләр әлеге мөһим бурычларын хәл итүне журналистларның ярдәменнән башка күзалламый. Шушы уртак максатларга хезмәт итеп, халыкны канәгатьләнерлек тормыш дәрәҗәсенә чыгаргач, каләм ияләренең башка хокукларын үстерү хакында да сүз бара. Татарстан бу агымга тулысы белән кушылырга әзер», – ди Римма Ратникова.
Узган шимбәдә «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе коллективы белән очрашу вакытында ТР Президенты Минтимер Шәймиев дәүләт тарафыннан гамәлгә куелган әлеге татар басмасын югары милли дәрәҗәгә күтәрү бурычын куйды. Республика башлыгы бу җәһәттән тәкъдимнәр әзерләү өчен 1 атна вакыт билгеләде. Римма Ратникова белдерүенчә, демократия шартларында да милли басмаларга дәүләт тарафыннан игътибар кирәк. Бу аларның нәтиҗәле эшләвен, үсешен тәэмин итү өчен мөһим. ТР Журналистлар берлеге рәисе буларак ул бүгенге базар шартларында социаль, иҗтимагый-сәяси юнәлештә эшләүче милли басмаларга тиражын күтәрү өчен көрәштә административ ресурсларны җәлеп итү зарурлыгын да күтәрде. «Мөхәррирләр үзләре дә мәгълүмат базары өчен товар җитештерүдә генә түгел, бүген аны медиа базарга чыгару, укучыга җиткерү өчен көрәшә белергә тиеш», – ди ул.
Дәүләт ярдәменнән тыш, үзләре дә акча эшләргә тиешле басмалар арасында, милли матбугат аеруча кыенлык кичерә. Беренчедән, акча эшләү өчен тәҗрибә җитми, икенчедән танылган компанияләр үз рекламаларын, табыш килмәүне сәбәп итеп, татар телендәге басмаларга урнаштырырга атлыгып тормый. Әлеге проблемалар белән бергә, Римма Ратникова республикада массакүләм мәгълүмат чараларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен дә күтәрде. «Бер яктан республикада меңнән артык ММЧ булуы сөендерсә, икенче яктан сагаерга мәҗбүр итә. Журналистлар җитмәгән килеш, мәгълүмат чаралары санын арттыру аларның сыйфатын, аның тәэсир итү көчен киметә», – дип саный парламент рәисе урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot