news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Римма Ратникова «Татар-информ»ны 35 еллыгы белән котлады

Римма Ратникова «Татар-информ»ны 35 еллыгы белән котлады
Фото: «Татар-информ»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының элеккеге генераль директоры, ТР Дәүләт Советы рәисенең элеккеге урынбасары Римма Ратникова «Татар-информ»ны 35 еллык юбилее белән котлады.

«Татар-информ»га – 35. Шушы 35 ел дәвамында мин һәрвакыт сезне укыдым. Башта «Молодежка» редакторы буларак яшьләр газетасы тематикасына хәбәрләр чүпләдем. Аннары дәүләт мәгълүмат агентлыгының генераль директоры буларак микроскоп астында укыдым, Татарстан турында иң яхшы һәм иң төгәл яңалыклар язучы, республикада иң оператив һәм кирәкле массакүләм мәгълүмат чарасы булу теләге белән эшләдем. Һәм бу безнең килеп чыга иде! Аннары депутат буларак «Татар-информ»ны укуымны дәвам иттем. Хәзер – гади укучы буларак укыйм» - диде Ратникова.

«Татар-информ»ның тарихы – ул республика журналистикасының тарихы, дип өстәде ул.

«Лента безнең тармакның ничек үзгәрүен, яңа методлар һәм технологияләрне үзләштерүен күрсәтә. Бу безнең республиканың елъязмасы һәм тарихы. Ул ажиотаж артыннан кумый, ул адекват, намуслы, уңышлы. Әлеге тарихка катнашым булу белән горурланам. Туган көнең белән, «Татар-информ»!» - дип билгеләде Ратникова.

news_right_1
news_right_2
news_bot