news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Ратникова: Тарихи вакыйгаларны өйрәнүдә төрле сәяси партияләр үзара аңлашып эш итә

Дәүләт Советында 1917 елгы революция вакыйгалары һәм нәтиҗәләренә багышланган утырыш булды.

Римма Ратникова: Тарихи вакыйгаларны өйрәнүдә төрле сәяси партияләр үзара аңлашып эш итә
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Дәүләт Советында “Бу безнең тарих: казанышлар һәм җиңүләр. Бөек Октябрь җиңүе һәм СССР оешу. Татарстан XX гасырда” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясе узды.

Чара КПРФ фракциясе катнашында Төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыятенең төбәк бүлеге тарафыннан әзерләнгән. Конференцияне Татарстанның төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

КПРФ фракциясенең Дәүләт Советындагы җитәкчесе Хафиз Миргалимов ил тарихында юбилей даталарына багышланган фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү традициягә әйләнгәнен билгеләп узды. Аның сүзләреннән аңлашылганча, конференциянең максаты - җәмәгатьчелек һәм галимнәр игътибарын ил тарихын каралтырга тырышулардан яклап калу.

Римма Ратникова чыгышында тарихи вакыйгаларны өйрәнүдә төрле сәяси партияләрнең үзара аңлашып эш итүләренә басым ясады. “100 ел элек булган революция байраклары, флагларында язылган азатлык, гаделлек турында лозунглар, идеаллар күп кенә сәяси партияләр лозунглары булып тора”, – ди ул.

Римма Ратникова бүген җәмгыятьтә 1917 елның октябрендә узган революциягә карата төрле фикерләр булуын билгеләп узды. “Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский революциянең 100 еллыгы темасы быел күп кенә фәнни дискуссияләрнең нигезендә ятканын билгеләп үтә. 1917 елда булган хәлләр мәңгегә 20 гасырның мөһим вакыйгасы булып калачак. Җирдә гадел җәмгыять төзү омтылышы Россиянең тарихи үсеш юлын үзгәртүен, халыклар прогрессына йогынты ясаганын инкарь итеп булмый, дип әйтә. Интернетта икенче төрле бер фикер дә бар. Тарихчы Петр Мультатули революцияне бөек рус катастрофасы датасы дип атый. Рус тарихының эзлекле үсеше өзелде, мең еллык рус дәүләте җимерелде, ил упкынга төште, мөстәкыйльлеген югалтты диярлек, төрле сәяси группировкалар көрәше, антихристиан, антирус идеологиясе барлыкка килде, дип әйтә”, – дигән фикерләрне җиткерде.

“Теләсә нинди сәяси позициядә булсак та, без төрле фикерләрне кабул итә белергә, инде катгый килешмәсәк, дискуссиягә керергә тиеш. Хәзер инде 90 нчы еллардан соң мөнәсәбәт позитив якка үзгәрә башлады. Үз тарихын белмәгән, аннан оялган кешене тезләндереп, башка якка юнәтү авыр түгел. Без бүген бу мәсьәләгә җаваплы караш булуын анык аңлыйбыз. Без җитди сорауларны уртага салып сөйләшә алабыз. Быел октябрь-ноябрь айларында яңадан вазгыять киеренкеләнер дигән шөбһәләр булды, әмма андый куркынычлар тумады. Барысы да позитив үтте. Рус тарихи җәмәгатьчелеге дә “дәүләт бүген тарихчыларга нинди нәтиҗәләр кирәклеген әйтми, тикшеренүчеләр, галимнәр үзләре нәтиҗә чыгарырга тиеш. Тарихка гадел караш булырга тиеш” дип әйтә”, – ди Римма Ратникова.

Альберт Борһанов та Октябрь революциясенә карата төрле карашлар яшәвен билгеләп үтте. “Россиядә контрастлы кешеләр яши: йә бу якка, йә теге якка чыга, ә уртасын таба алмый. Октябрь революциясенә башкача караш та кирәк, ул чыннан да нәрсәнедер үзгәртте. Аны кара буяуда гына күрү дөрес түгел, шул ук вакытта ак буяуда гына да карап булмый”, – дип саный ул.

Конефренциядә Бөек Ватан сугышы ветераны, Берлинны штурмлауда катнашкан Александр Малов, Россия ислам университеты профессоры Фәйзелхак Ислаев, КФУ доценты Айрат Төхвәтуллин һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100