Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Римма Ратникова Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашачак
^Римма Ратникова Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашачак
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Рифкать Тригулов). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова бүген Мәскәүдә Россия Закон чыгаручылар советының илнең төбәкләрендә өстенлекле милли проектларны гамәлгә ашыруга багышланган утырышында катнашачак.
Барлык төбәк закон чыгару җыеннары башлыкларын берләштерүче совет һәм Федерация Советы әгъзалары сәламәтлек саклау, мәгариф, торак төзелеше һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендәге өстенлек милли проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышачак. Бу хакта “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итә.
Журналистларга Федерация Советы спикеры Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, парламентның югары палатасында узачак утырышта Россия Президенты Владимир Путинның катнашуы көтелә.
Утырышта милли проектларны гамәлләштерү чөен җаваплы беренче вице-премьер Дмитрий Медведев чыгыш ясаячак. С.Миронов сүзләренчә, Д.Медведевның милли проектларны төбәкләр дәрәҗәсендә законнар белән тәэмин итүгә багышланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз