Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Римма Ратникова: "Россия Федерациясе Президенты юлламасының гомуми мәгънәсе - оптимистлык"
Безгә бергә булырга кирәк, дип ассызыклалы ул
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илнең Федераль Җыенына юллама белән мөрәҗәгать итте. Ул анда халыкара һәм эчке сәяси хәлләргә, социаль һәм икътисад өлкәләргә бәя бирде. Татарстан депутатлары, үз чиратларында, дәүләт башлыгы юлламасыннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
"Быел бөтен кеше дә Президент юллламасын дулкынлану белән көтте. Украинадагы вакыйгалар, Россиягә каршы санкцияләр, нефть бәясе төшү, валюта курслары үзгәреп тору - боларның барысы да халыкта хакимияткә карата сорау тудыра. Кешеләр өчен хәзер иң мөһиме - тотрыклылык. Владимир Путин, икътисадны уртача дөнья күрсәткечләреннән югарырак үсеш тизлегенә чыгарга кирәк, диде. Россияне беркайчан да ашкынып кораллану узышына җәлеп итә алмаячаклар, берәү дә илебездән хәрби өстенлеккә ирешмәячәген белдерде", - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.
"Мин, журналист буларак, чыгышларда мәгънә һәм интонацияләр ишетәм. Юлламаның төп мәгънәсе - оптимистлык, тотрыклылык, үсеш, безнең халыкта ышаныч, дияр идем. Чөнки бүгенге көндә кешеләрдә ышаныч хисе бик мөһим. Безгә бергә булырга кирәк", - дип ассызыклады Р.Ратникова.
Аның сүзләрен ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз