news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Ратникова: РФ һәм ТР Конституцияләрен өйрәнү вәзгыяте яхшы якка үзгәрә

Республика районнарында Тататрстан Республикасы Конституциясе турында лекцияләре популяр.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия һәм Татарстан Конституциясен өйрәнү вәзгыяте яхшы якка үзгәрә, дип саный. Бу хакта ул ТР Конституциясенең 25 еллыгы алдыннан “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

“Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел, һичшиксез, мөһим дата”, - дип билгеләп үтте Римма Ратникова һәм республиканың төп законын бар кеше дә белергә тиеш, диде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, “Татарстан Конституциясе зур кызыксыну тудыра”. Бу хакта лекция укучылар төркеме әгъзалары да белдерә, алар 18 октябрьдән бирле республика районнарында йөри. Алар арасында – Дәүләт Советы депутатлары, ТР Конституцион суды хөкемдарлары, хокукый идарә җитәкчеләре, юстиция министры, галимнәр.

“Без шәһәр һәм район активлары белән график буенча очрашып йөрибез. Әмма графиктан тыш чакырулар да күп”, -  диде Римма Ратникова.

“Бүген татарстанлылар, 6 ноябрьдә 25 еллыгы билгеләп үтелә торган Конституциянең, тынычлык һәм килешү, республика үсеше нигезе икәнлеген аңлыйлар”. – дип тәмамлады сүзен Римма Ратникова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100