news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Ратникова Рамил Гали күргәзмәсе турында: Рәссамның Казанга карашы кызыклы

Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә «Татар-информ» агентлыгы фотографының шәхси күргәзмәсе уза.

Римма Ратникова Рамил Гали күргәзмәсе турында: Рәссамның Казанга карашы кызыклы
Александр Эшкинин

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Татар-информ» агентлыгы фотохәбәрчесе Рамил Гали үз эшләрендә Казанга кызыклы карашын чагылдырган. Фоторәссам гап-гади нәрсәләрдә башкалар игътибар итмәгән әйберләрне күргән. Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова фоторәссамның «Туган як төсләре» дигән шәхси күрсгәзмәсе ачылышында шулай дип белдерде.

Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә ачылган фотокүргәзмәдә авторның 26 хезмәте тәкъдим ителгән.

«Рәссамнар гап-гади нәрсәләрдә дә башкалар игътибар итмәгән әйберләрне күрергә сәләтле. ТР Журналистлар берлегендә күргәзмә оештырганы өчен фотографка рәхмәт әйтәсем килә. Рамил Гали республикада һәм чит илләрдә бик күп шәхси күргәзмәләр оештырды», - диде Римма Ратникова.

Күргәзмәдәге эшләр арасында табигать төп урынны алып тора. Бу – Казан, Зөя һәм Болгарның төсле фотолары. Алар соңгы ике елда төшерелгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100