Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Римма Ратникова Әлкинең Салман авылында “Мобиль поликлиника” эше белән танышты
Авыл халкы Казан табибларының болай авылга килеп кешеләрне кабул итүен бик хуплый.
(Әлки, 15 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Салман авылында “Мобиль поликлиника” эше белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Кунакларны район башлыгы Александр Никошин һәм баш табиб Светлана Одушкина озатып йөрде.
Мәгълүм булганча, авылга килеп халыкка медицина хезмәте күрсәтүне “Бердәм Россия” партиясенең республика бүлеге тәкъдим иткән иде. Әлеге проектны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тормышка ашыра. Республика клиник хастаханәсе белгечләреннән торган “Мобиль поликлиника” районда өч атна эшләде.
Кардиолог, невролог, хирург, эндокринолог һәм башка табиблар Юхмачы, Хузангай, Салман авылларында 300 гә якын кешегә профилактика тикшерүләре үткәрде.
Римма Ратникова һәм Рафаэль Шәвәлиев Салманда күчмә поликлиникага күренергә килгән кешеләр белән очрашып сөйләште, аларның фикерләрен белеште. Авыл халкы Казан табибларының болай авылга килеп кешеләрне кабул итүен бик хуплый. Һәркем бу яңа проектның авыл кешесе өчен гаять уңайлы булуын әйтте.
“Кабул итеп алучылар, табиблар да авыруларга карата бик игътибарлылар, ягымлылар, һәр кешегә ярдәм итәргә тырышалар. Медицина хезмәткәренең тәмле сүзе дә дәвалый бит кешене”,– диделәр бирегә килүчеләр. Авыл кешеләренә карата мондый кайгыртучанлык өчен республика җитәкчеләренә, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйттеләр.
“Мобиль поликлиника”ның эшен камилләштерү буенча теләкләр дә әйтелде. “Биредә үк лаборатория дә эшләсен иде. Анализларны шунда тапшырсаң, бигрәк тә уңайлы булыр иде”, диде авыл халкы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз