news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Ратникова Кукмара укучыларына парламент дәресе үткәрде

Быелгы дәреснең темасы – "Парламент, җәмгыять һәм мин".

(Кукмара, 19 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген күппрофильле лицейда районның 10-11 сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган парламент дәресе үткәрелде. Бу хакта "Хезмәт даны", газетасы яза.

Аны күп еллар элек әлеге мәктәпне тәмамлаган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова уздырды. Быелгы дәреснең темасы – "Парламент, җәмгыять һәм мин".

Римма Ратникова парламент дәресенең республиканың Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты катнашында 11нче тапкыр оештырылуын билгеләп үтте.

- Дәреснең төп максаты – укучыларга киләчәктә кирәкле белемнәр бирү. Мәктәпне тәмамлап, зур һәм мөстәкыйль тормышка аяк басачаксыз, һәрберегезгә үз юлыгызны табарга кирәк булачак, - диде ул.

Римма Атласовна укучыларга парламентның җәмгыятьтәге роле һәм мәгънәсе турында сөйләде, үзенең уңыш серен чиште һәм укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100