Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Римма Ратникова Кукмара мәктәпләрендә хокук дәресләрендә катнашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Кукмара беренче гимназиясендә һәм күппрофильле лицейда булып, өлкән сыйныфлар катнашында узган «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән хокук дәресләрендә катнашты.
Ике белем йортында да дәресләр мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Дәресләр законнар өйрәнүгә генә кайтып калмады, берсеннән-берсе четерекле сорауларга җавап бирү, төрле ситуацияләр буенча үз фикереңне белдерү, тетрәндергеч, тормышчан мисаллар кертеп әзерләнгән видеороликлар карау белән үрелеп барды. Бу турыда «Хезмәт даны» газетасы хәбәр итә.
Укучылар хокук бозуларны кылган өчен җинаять, административ, дисциплинар, гражданлык җаваплылыклары каралу турында мәгълүмат алдылар, законны белмәүнең сине акламавына һәм коткармавына инандылар. Һәркем үз гамәлләре өчен җаваплы – дәресләр соңында балалар әнә шундый нәтиҗәгә килде.
«Бу көннәрдә республиканың барлык мәктәпләрендә «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән дәресләр уза, - диде Римма Ратникова. - Һәркем үз хокукларын һәм бурычларын, законнарны белергә тиеш. Чөнки кануннарны белмәгән кешене сындыру ул бик тиз. Законнар турында төп мәгълүматлар мәктәпләрдә бирелә. Шуның өчен тырышып укыгыз, актив булыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз