news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Ратникова Кукмара газета хезмәткәрләре һәм хәбәрчеләре белән очрашты

Сүз Россия Журналистлар берлеге белән берләшүгә, Татарстанның 100 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек һәм башка мәсьәләләр турында барды.

(Кукмара, 8 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова һәм район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина газета хезмәткәрләре һәм хәбәрчеләре белән очраштылар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

 Сүз Россия Журналистлар берлеге белән берләшүгә, Татарстанның 100 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек, журналистларның башлангыч оешмаларының эшчәнлекләрен җанландырып җибәрү, кадрлар әзерләү, яшьләрне иҗат эшенә тарту һәм журналистикага кагылышлы башка мәсьәләләр турында барды. Очрашу ахырында Римма Атлас кызы сорауларга җавап бирде. Бу чара рәсми булмаган, җылы әңгәмә рәвешендә үтте. Районның үзешчән язучылары кунакларга үзләренең китапларын бүләк иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100