Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Римма Ратникова: Илгиз Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгын торгызып җибәргән иде

III-VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, 1989-1998 елларда «Молодежь Татарстана» газетасының баш мөхәррире, 1998-2004 елларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Римма Ратникова әйтүенчә, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе Илгиз Хәйруллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын торгызып җибәргән булган.
«Без аның белән күп еллар бергә эшләдек: ул миңа туганым кебек бик якын иде. 1995 елда кайнап торган журналистлар берлеге съездында мине Татарстан Журналистлар берлегенең рәисе итеп сайладылар. 1998 елда ул мине «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының генераль директоры итеп тәкъдим итте. Аны таркатканнар иде дип тә әйтеп була. Илгиз Кәлимуллович бу хәлне аңлап, андый агентлыктан баш тартырга ярамаганын белеп: «Торгызырга кирәк», - дип, бу эшне миңа тәкъдим итте һәм ярдәм дә итте», – диде Римма Ратникова хушлашу мәрасимендә.
Аның фикеренчә, Илгиз Хәйруллин ярдәмчел кеше булган. «Болай, тегеләй эшләгез», - дип тормады. Авыр чакта үзе беренче килеп, ярдәм кулы суза иде. Андый кешеләр хәзер бик сирәк кебек, минемчә. Урыны җәннәттә булсын», - диде ул.
«1992 елда Минтимер Шәймиев Илгиз Кәлимулловичны Премьер-министр урынбасары итеп билгеләде. Ул елларны искә төшерә башласак... Ирек мәйданы кайный, халык белән тулган, бәйсезлек таләп итәләр... Беренчеләрдән булып иҗади интеллигенция, язучылар, журналистлар белән эшләргә, уртак тел табарга, бер фикергә килергә кем булдырыр иде икән, дигән сорау туды. Шуңа да Илгиз Хәйруллинга өмет баглап, аны куйдылар. Ул зур эшне авырсынмыйча башкарып чыкты», – диде Римма Ратникова.
«Карап торышка йомшак кеше иде, ләкин шул ук вакытта кырыс, таләпчән, нык, каты куллы дип тә әйтеп булмый... Бик матур итеп иҗат кешеләре белән уртак тел таба белде», – дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз