Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Римма Ратникова: “Халык үзен хөрмәт итмәсә, чит илдә абруе булмый”
Римма Ратникова: “Халык үзен хөрмәт итмәсә, чит илдә абруе булмый”
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда А.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында “Ватанпәрвәрлек һәм толерантлык тәрбияләүдә тарихның роле” дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференция башланды. Конференциянең пленар өлешендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Казан дәүләт техник университеты доценты Римма Ратникова, ТР Министрлар Кабинетының Урта махсус, югары белем һәм фән идарәсе башлыгы Рамил Вәлиев, Россия Федерациясе Хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Галиев катнашты. Агымдагы елның 2 ноябренә кадәр дәвам итәчәк җыенда Казан, Мәскәү, Самара, Иваново, Санкт-Петербург, Оренбург, Киров, Барнаул, Екатеринбург, Саранск, Уфа, Волгоград, Иваново, Воронеж шәһәрләреннән сиксәннән артык галим һәм укытучыга күтәрелгән мәсьәлә буенча үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек тудырыла.
Бүген Римма Ратникова Татарстанда яшьләр арасында ватанпәрвәрлек һәм толерантлык тәрбияләү мәсьәләләренә тукталып, бу өлкәдә яхшы нәтиҗәләргә республика җитәкчелегенең һәм гади гражданнарның тырышлыгы аркасында ирешкәнлекне билгеләп узды. “Әгәр халык үзен хөрмәт итмәсә, чит илләрдә дә аның абруе булмый. Татарстанда Президент Минтимер Шәймиев үз халкына мәхәббәт тәрбияләде, чит илләрдә дә яхшы яктан гына беләләр”, - диде Римма Ратникова.
Ул җыенда катнашучыларны агымдагы елның 3 ноябрендә узачак Татарстан халыкларының икенче корылтае белән дә таныштырып узды. “Бу безнең өчен мөһим вакыйга. Билгеле булганча, Россиядә ышанычлы, төптән уйланган милли сәясәт стратегиясе һәм закон юк. Бу нисбәттән Татарстан барлык халыкларны канәгатьләндерерлек юллар таба алуын әйтеп китәргә кирәк”, - диде ул. Римма Ратникова үз чыгышында корылтайда Татарстан Республикасының дәүләт милли сәясәте концепциясе кабул ителәчәген, ТР Милли-мәдәни мохтариятләр ассоциациясенең ассамблеягә үзгәртеләчәген хәбәр итте.
Казан дәүләт университетында тарих фәненнән дә белем бирүче Рамил Вәлиев югары уку йорты галимнәренең дә, гади укытучыларның да яшь буында кешелек кыйммәтләрен формалаштыруда өстенлекле юнәлешләрне билгеләргә тиешлеген ассызыклап узды. Бу очракта тарих белеме шул юнәлешләрнең берсе булып тора. Галим сүзләренә караганда, егерменче һәм егерме беренче гасыр чигендә нәкъ менә ватанпәрвәрлек һәм толерантлык сыйфатлары алгы планга чыга.
Россия Федерациясе Хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Галиев бу мәсьәләгә ерактанрак күз ташлап, Россия дәүләтенең халыклар толерантлык һәм ватанпәрвәрлеге нигезендә оешканлыгын әйтеп үтте. “Хәзерге вакытта түземлелек һәм ватанпәрвәрлек турында сүз алып барганда, яшьләрне шул кыйммәтләрдә тәрбияләү сорала. Шул ук вакытта тарих фәнен дөрес итеп укыту да мөһим. Әмма тарихны сәясәтләштерү һәм идеялогиягә борырга кирәкми. Аны объектив процесс итеп күрсәтергә кирәк”, - ди ветеран. Ул үз чыгышында бүгенге көндә Бөек Ватан сугышының абруе төшә баруын билгеләп узды. “Хәзер бөтен Ватан тарихы яңадан языла. Тарих өр-яңадан карала. Мондый тарихны укып, берәүнең дә үз Ватанын яклыйсы килмәс. Халыклар арасындагы дуслык икенче бөтендөнья Бөек Ватан сугышында җиңәргә ярдәм итте. Моны безгә сакларга кирәк ”, - диде Мәхмүт Галиев.
Ул Россия Федерациясендә эксперимент буларак кертелгән Бердәм дәүләт имтиханы материалларындагы тарих буенча сорауларның дөрес куелмавы яшьләрнең игътибарын читкә юнәлтүен ассызыклап үтте.
Мәхмүт Галиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Бөек Ватан сугышының 12 томлык тарихын язуның оештырылганын да хәбәр итте. “Безгә объектив тарих кирәк. Әлеге эштә тәҗрибәле тарихчылар һәм укытучылар катнашырга тиеш. Шунсыз ватанпәрвәрлек һәм толерантлык була алмый. Бу хакта бергәләп уйлашсак иде”, - диде Мәхмүт Галиев.
Өч көн дәвам итәчәк конференция вакытында секцияләр дә эшләячәк. Җыен эшендә катнашучылар ватанпәрвәрлек һәм толерантлык сыйфатларын тәрбияләүдә мәктәптә һәм югары уку йортларындагы белемнең роле, Россиянең заманча иҗтимагый тормышында - ватанпәрвәрлек һәм толерантлык, ватанпәрвәрлек һәм толерантлык сыйфатларын тәрбияләүдә аерым дисциплиналарны укыту турында фикер алышыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз