Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Римма Ратникова: Хәзер өмәләргә аңлы кешеләр генә чыга
ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм хезмәткәрләре, шулай ук “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлеге башкарма комитеты әгъзалары шәһәр өмәсендә катнашты.
(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм хезмәткәрләре, шулай ук “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлеге башкарма комитеты әгъзалары шәһәр өмәсендә катнашты. Алар Казан үзәгендәге Лядской бакчасы территориясен чүптән арындырдылар. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Территорияне чистартырга керешкәнче, волонтерлар өмәгә җыелучылар өчен иртәнге зарядка үткәрде. Кояшлы көн һәм совет елларындагы җырлар күтәренке кәеф белән эшләргә сәбәп булды. Иртәнге 10да күмәк көч белән 600 капчыктан артык яфрак һәм чүп җыйдылар.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова: "Өмәдә катнашу – гадәти эш, яши торган территорияне тәртипкә китерергә кирәк", дип билгеләп үтте.
“Без 2014 елдан башлап Лядской паркында шефлык итәбез. Бу вакыт эчендә, шулай ук территорияләрне төзекләндерү буенча президент программасы кысаларында, парк үзгәреш кичерде. Биредә матур фонтан барлыкка килде, балалар һәм спорт мәйданчыкларында һәрвакыт кеше күп. Бу җәмәгать киңлегенә ихтыяҗ булуы, шулай ук республикалыларның актив яшәү рәвеше алып барулары турында сөйли”, - дип билгеләп үтте ул.
Ратникова совет чорында узган өмәләр турында искә төшерде. “Ул вакытта өмәләргә бик күп кеше чыга иде, ә хәзер аңлы гражданнар гына чыга”, - дип ассызыклады Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары.
Аның сүзләренчә, парк территориясендә махсус урналар һәм контейнер урнаштырылган, әмма кайбер кешеләр җиргә чүп ташлауны дәвам итә. “Тәрбия эшләрен көчәйтү зарур. Чистарткан җирдә түгел, ә чүпләмәгән урында чиста”, - диде ул.
Моннан тыш, өмә кысаларында парк территориясендә “Георгий тасмасы” акциясе узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз