news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Римма Ратникова: «Әгәр дә депутат үз бурычларын үтәми икән, ул – начар депутат һәм, минем карашка, аның үз эшчәнлеген дәвам итәргә хакы юк»

Римма Ратникова: «Әгәр дә депутат үз бурычларын үтәми икән, ул – начар депутат һәм, минем карашка, аның үз эшчәнлеген дәвам итәргә хакы юк»

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Муниципаль берләшмәләр вәкаләтле органнары депутатларын чакыру механизмы әлегә билгеләнмәгән, диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова «Татар-информ» агентлыгында булган матбугат конференциясендә.

Нәтиҗәсез җирле хакимиятне тарату һәм яңадан сайлау мөмкинме дигән сорауга, Римма Ратникова законда депутатларны тарату механизмы каралмаган, дип билгеләп узды. Өстәвенә, бу муниципаль һәм шулай ук дәүләт органнарына да кагыла. Еш кына сайлау алды вәгъдәләрендә РФ Дәүләт Думасына кандидатлар депутатларны вазифаларыннан азат итү турында закон кирәклеген әйтәләр, әмма шул ук вакытта федераль парламентның түбән палатасына узгач, мондый эчтәлекле документны кабул итү артка чигерелә, дип искәртте ул.

Римма Ратникова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан парламенты депутатларының инициатив төркеме ТР Дәүләт Советы депутатының статусы турында закон проектын эшли. «Әгәр депутат үз бурычларын үтәми, сайлаучылары белән очрашмый, үз вәгъдәләрен үтәми икән – бу, билгеле, начар депутат, һәм минем фикеремчә, аның эшчәнлеген дәвам итәргә хакы юк, - дип билгеләп узды Татарстан парламентының вице-спикеры. – Әмма моңа охшаш механизм әлегә юк. Хәзер эшләп килә торган чакырылышка моны кабул итү авыр икәнен без аңлыйбыз. Үзләренең эшләре тәмамланыр алдыннан хәзерге парламентарийләр бәлки киләсе чакырылыш депутатлары өчен закон проектын кабул итәрләр».

Римма Ратникова муниципаль берләшмәләрнең вәкаләтле органнары депутатларын вазифаларыннан азат итү мәсьәләсенә кагылып, «Без әлеге механизмнарны якынча устав проектларына салырга тырышабыз. Әмма боларның барысы да депутатларның үз карамагында кала. Аларның теләге зур сорау астында, дип уйлыйм». «Бу тагын бер кат депутатларны сайлауга игътибарлырак карарга кирәклеген күрсәтә», дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot