Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Римма Ратникова фотограф Рамил Галине Татарстан фотожурналистикасының исеме дип атады
Экспозициядә 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башындагы вакыйгалар, танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең фотолары урын алды.
(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Казан Кремленең «Манеж» Күргәзмәләр залында фотограф Рамил Галинең шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова югары бәяләде.
Римма Ратникова барлык оештыручыларга әлеге күргәзмәдән алган ләззәт өчен рәхмәт әйтте. “Әлеге күргәзмәгә килгәндә, мин Рамилнең исеме Татарстан фотожурналистикасының исеме икәнен белеп килдем. Рамил Гали Казан фоторәсеменең искиткеч фотографы. Мин әлеге фоторәсемнәр аша сурәтләнгән елларга чумдым. Иҗтимагый тормышта да без Рамил Галине бик еш күрәбез”, - диде ул.
Экспозициядә 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башындагы вакыйгалар, танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең фотолары урын алды.
“Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева күргәзмәне ачып җибәрде. “Бер яктан караганда, Кремльдә фотокүргәзмә ачу – ул яңалык түгел. Ләкин мин әлеге күргәзмәне икеләтә яңалык дип атар идем. “Татар-информ” агентлыгы үзенең хезмәттәше, фотограф Рамил Галинең күргәзмәсен башлап җибәрде. Әлеге күргәзмәне “Инвелс” компаниясе дә хуплады. Димәк, бу проект иганәче ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Иң мөһиме, без үзгәрешләр чорына мөрәҗәгать итәбез. Һәм шул ук вакытта, әлеге фоторәсемнәргә карап, чыннан да бу хәлләр бездә булганмыни, дип гаҗәпләнәбез. Вакытны сайламыйлар. Нинди генә үзгәрешләр булса да, кешеләр яхшырак яшәргә, мөмкинлекләрне кулланырга омтылалар. Миңа әлеге күргәзмә фотографның шәхси мөнәсәбәте белән кызыклы. Күргәзмә турында Рамил үзе дә шулай яза. Барыбер дә бу бер кешенең күрүе. Һәм шул кешенең үз вакытының елъязмасын булдырырга теләве. Бер яктан, авыр вакыт һәм үзгәрешләр чоры елъязмасы, ә инде икенче яктан, шул ук вакытта, көчле кешеләр чоры. Барысына да чыдаган кешеләр елъязмасы”, - диде Зилә Вәлиева.
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Зилә Вәлиевага холдинг исеменнән рәссамнарга булган игътибар өчен рәхмәт әйтте. “Рамил Гали, берсүзсез, фоторәссам. Әлеге күргәзмә моны бик яхшы дәлилли. Хәзерге вакытта һәркемдә дә гаджетлар, телефоннар бар. Һәр кеше үзен үзе төшерә, һәркем дә үзенә үзе режиссер. Бар теләгән әйберне фотога төшерә аласың. Әмма әлеге атмосферага килеп эләккәч кенә, аермасы нәрсәдә икәнен аңлыйсың. Профессионал карашы һәм гади кеше иҗатының аермасы нидә икәнен аңлыйсың. Рамил, рәхмәт сиңа. Безнең холдингта менә шундый осталар эшли. Мин фотографлар, язучылар, шагыйрьләр төрле жанрда үз эшләрен күрсәтә алсыннар өчен тырышырмын. Һәр күргәзмә – ул ниндидер нәтиҗә ясау һәм киләчәккә планнар кору. Шуңа күрә бу синең иҗат тормышыңда бик мөһим чор. Биредә җыелган фоторәсемнәр элитасын күрергә һәм өйрәнергә киңәш итәм. Иганәчеләргә дә зур рәхмәт”, - диде Андрей Кузьмин.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Шамил Садыйков күргәзмә оештыруның катлаулы эш икәнен билгеләп үтте. “Күргәзмә оештыру бик авыр эш икән. Мин әлеге процесста беренче тапкыр катнашам. Күргәзмәнең исемен ике тапкыр үзгәртүгә карамастан, нәтиҗәдә, Зилә Рәхимҗановна Вәлиеваның сизгерлеге белән “Тимер кешеләр” дигән вариантта тукталдык. Шул чордагы шартларда хәзерге заман кешеләре яши алыр идеме икән? Менә шул кешеләр исән калган. Рамил Гали барысын да вакытында төшереп өлгергән. Иң мөһиме, саклап калырга”, - диде Шамил Садыйков.
- Фоторәссам Рамил Гали "Манеж" Күргәзмәләр залында тәкъдим ителгән иң сюжетлы, сирәк һәм яраткан кадрларының ясалу тарихы хакында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы өчен махсус сөйләде. Экспозиция турында "Интертат" электрон газетада чыккан эксклюзив материалдан укып белә аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз