news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Ратникова “Дуслык” ордены белән бүләкләнде

Фәрит Мөхәммәтшин Римма Ратниковага озак еллар дәвамында нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

Римма Ратникова “Дуслык” ордены белән бүләкләнде
Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Указы нигезендә, республика үсеше өчен күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, журналистика үсешенә керткән өлеше өчен, Римма Ратникова Татарстанның “Дуслык” ордены белән бүләкләнде.

  • Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары 24 ел республиканың Журналистлар берлеге белән җитәкчелек итте. Бүген бу вәкаләтләр “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовка йөкләнде.

“Күп еллар дәвамында нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен рәхмәтлемен. Ә эстафетаны кабул иткән Илшат Әминовка уңышлар”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин Римма Ратниковага.

Массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале “Республика Татарстан” газетасы баш редакторы Александр Латышевка тапшырылды.

Һөнәри эшендә казанышлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән өлеше өчен, берничә хезмәткәр Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең кафедра мөдире вазифаларын башкаручы Васил Гарифуллинга, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән өлеше өчен, Татарстан Президенты Рәхмәте игълан ителде. Шулай ук, тармак алдынгыларына Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100