news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Римма Ратникова: “Бер үзәктән зур шәһәр белән идарә итү бик кыен булачак”

^Римма Ратникова: “Бер үзәктән зур шәһәр белән идарә итү бик кыен булачак”

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Шәһәр округлары районнары муниципаль хакимият вәкиллекләресез калырга тиеш түгел. Татарстанның ике шәһәр округы – Казан һәм Чаллының беренче чакырылыштагы вәкиллекле органнары депутатлары әлеге мәсьәләне хәл итәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сөйләде.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, “РФдә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы федераль законы нигезендә, Казан һәм Чаллыда 2006 елның 1 гыйнварына районнарда хакимият органнары бетерелергә тиеш. Римма Ратникова сүзләренчә, федераль законда шәһәр округы территориясендә гомумшәһәр структурасы – Шәһәр советы һәм Шәһәр думасыннан тыш, ниндидер вәкиллекле органнар булу каралмаган. “Башкарма комитет – контракт буенча махсус ялланган хакимият төзеләчәк, -дип сөйләде вице-спикер журналистларга. – Республика законнарында муниципаль берләшмәләрнең башкарма хакимияте шәһәр идарәчеләре җитәкчелек итәчәк башкарма комитетлар исемен алды. Сүз уңаенда, чит илдә алар “сити-менеджерлар” дип атала”.

Римма Ратникова шулай ук “зур шәһәр белән бер үзәктән идарә итү бик катлаулы булачак”, дип билгеләп үтте, шуңа күрә эре шәһәрләрдә районнарда хакимият вәкиллекләре барлыкка килергә мөмкин. “Ләкин бу дәүләт органнары вәкаләтләре мәсьәләсе түгел инде, моны беренче чакырылыштагы вәкиллекле орган депутатлары хәл итәргә тиеш булачак”, - дип ассызыклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100