Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Римма Ратникова белән Эльмира Зарипова "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә катнаша
ММЧ вәкилләре сөйләшүгә чакырыла
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 31 мартта, "Татар-информ" агентлыгында Бөтенроссия социаль хезмәткәрләр форумына нәтиҗәләр чыгарыла.
Форумда яңгыраган Татарстан тәкъдимнәре турында ТР Дәүләт Советы вице-спикеры, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова һәм ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләячәк.
ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча аккредитация уза ала.
Искәртеп узабыз: форум 27 март көнне Ярославльда узды. Татарстан делегациясе форумның дүрт мәйданчыгы эшендә катнашты. Аларда ана капиталының вакытыны озайту, психоневрологик интернатларда яшәү шартларын яхшырту, авылларда социаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, балалар бакчалары төзү һәм яңа урыннар булдыруны дәвам итү, күп балалы гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга ярдәм итү, җир кишәрлекләрен бирүгә мониторинг алып бару, уллыкка/кызлыкка һәм тәрбиягә алучыларның салым салына торган керем күләмен киметү суммасын (налоговые вычеты) арттыру һәм башка тәкъдимнәр булды. Татарстан тәкъдимнәре дә форумның резолюция проектына кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз