news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Ратникова бабайларының батырлыгы турында сөйләде

Римма Ратникова бабайларының батырлыгы турында сөйләде
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова «Татар-информ»га фронтта булган бабайларының батырлыклары турында сөйләде.

«Безнең илдә сугыш кагылмаган, сугыш уты өтмәгән гаиләләр юк. Безнең гаиләдә әни ягыннан да, әти ягыннан да Бөек Ватан сугышында катнашучылар бар», - диде ул.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, аның әнисе ягыннан Сабирҗан бабасы сугышкан, ул беренче көннәрдә үк фронтка киткән һәм Смоленск янында хәбәрсез югалган. «Смоленск өлкәсендә коточкыч бәрелеш була, анда фашистлар зур көчләр җибәрә… Әлбәттә, бүгенге көнгә кадәр бабай турында мәгълүмат таба алмадык… Ул безнең өчен герой, Шөгер районында (хәзерге Лениногорск) мәктәп директоры була», - дип сөйләде Ратникова.

Аның әтисе ягыннан олы абыйсы Гомәр сугышта катнашкан. Ул фронтка яшь килеш китә һәм гаилә корырга өлгерми. «1943-1944 елларда Псков-Ленинград юнәлешендә батырларча сугыша. Без архивлар ачыла башлагач, аны бүләкләү документларын таптык. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән, беренчеләрдән булып дошман окобына бәреп кергән, берничә фашистны юк иткән. Аннары ул тагын бер батырлык эшләгән һәм өченче дәрәҗә Дан орденына лаек булган, ләкин кызганычка, бу бүләк аңа тапшырылмаган», - диде Ратникова.

Аның сүзләренчә, сугышта һәлак булган геройның туганнары күптән түгел бу документларны тапкан. «Безгә бу бүләкне тапшырсыннар өчен ул таныклыкны табарга тырышачакбыз. Минемчә, бу яшь буын - безнең балалар һәм туганнан туган балалар өчен бик мөһим», - дип аңлатты Римма Ратникова.

Шулай ук әтисе ягыннан Минхәер бабай да сугышкан. Ул сугыштан исән-сау кайта һәм 1967 елда вафат була.

  • Татарстанда Җиңү көненә багышланган онлайн-флешмоб башланды. Республика халкы социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Аннан соң бу язмалар массакүләм мәгълүмат чараларындагы сюжетларда һәм яңалыкларда чыга, дип хәбәр итә оештыручылар.
  • Акция «Минем Герой — минем гаиләм» дип атала һәм «Үлемсез полк»ка өстәмә була. Узган ел ул беренче тапкыр үткәрелде һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә 700дән артык кеше үз язмасын тәкъдим итте.
  • Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына (хәрбиләргә, тыл хезмәтчәннәренә) багышланган постлар чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #МойГеройМояСемья хештегы булуы шарт.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100