news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Ратникова: Әдәби марафон проекты дәүләт тарафыннан бәяләнеп бетмәгән

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе фикеренчә, марафонга язучыларны, депутатларны җәлеп итәргә кирәк.

Римма Ратникова: Әдәби марафон проекты дәүләт тарафыннан бәяләнеп бетмәгән
Рамил Гали

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Римма Ратникова фикеренчә, әдәби марафон проекты дәүләт һәм язучылар тарафыннан бәяләнеп бетмәгән.

«Бүгенге көндә әдәби марафон – зур, матур һәм халык тарафыннан яратылган күренеш, ләкин ул дәүләт, җәмәгатьчелек, язучылар тарафыннан да бәяләнеп бетмәгән. Моның өстендә әле эшләргә кирәк. Билгеле, дәүләт үзе оештырмаган проектларга салкынрак карый. Бәлки, тиешле дәрәҗәдә җиткерә белмибездер. Хәзер инде Марат Готович [Марат Әхмәтов – Т-и. иск.] белән тыгыз элемтәдә эшли башладык», – диде ул.

Аның фикеренчә, марафонга язучыларны, депутатларны җәлеп итәргә кирәк.

«Мине катнашырга өндиләр, әмма мотивация җитми. Язучылар белән күбрәк эшләргә, аларны чакырырга кирәк. Тантанада язучы белән очрашу - әдәбият сөючеләр өчен зур бәйрәм. Депутатларны да күбрәк чакырырга кирәк. Кызганычка каршы, әдәби марафонда катнашучы депутатлар күп түгел», - диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында,

Римма Ратникова үзенең әдәби марафон белән танышу тарихын да сөйләде. Берничә ел элек ул беренче тапкыр финал тантанасына барган булган.

«Әдәби чара булгач, бер-ике язучы, унбишләп катнашучы булыр инде, дип уйлаган идем. Чынлыкта «Уникс» залы шыгрым тулы иде, барысы да милли киемнән килгән. Шул кадәр халыкның үзе теләп марафонда катнашуына шаккаттым. Кеше укый, язып бара, үз хисабына Казанга килә. Катнашучыларга бирелгән грамотага исем дә язылмаган бит, чөнки алар бик күп. Шуңа да риза булган әдәбият җанлы кешеләребез бар», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100