news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Римма Каһарманова: Гастролебез Камал театрының тарихи сәхнәсе белән хушлашудан башлана

Римма Каһарманова: Гастролебез Камал театрының тарихи сәхнәсе белән хушлашудан башлана
фото: © Салават Камалетдинов

Гафури театры Казан гастрольләрен Тинчурин театры бинасында (Татарстан, 1) башлап җибәрә. Гафури театры Тинчурин театры сәхнәсендә үзенең Таңчулпан Гарипова әсәре буенча куелган «Бөйрәкәй» спектаклен 10 ноябрьдә күрсәтәчәк.

«Бер кызык әйбер килеп чыкты – беренче спектаклебез Камал театрының тарихи бинасында – хәзер инде Тинчурин театры сәхнәсендә булачак. Без моңа куандык – без ул сәхнәне яратабыз», – диде Гафури театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә театр артисты Римма Каһарманова.

«Камал театры коллективы ул сәхнә белән хушлашты. Без дә ул сәхнәдә күп уйнадык һәм язмыш үзе безгә ул сәхнә белән хушлашырга форсат бирде. Матур зур гастролебезне шул бина белән хушлашып башлап җибәрәбез», - дип аңлатты ул үзләренең куанычын.

Гафури театры гастрольләре Казанда 10 -16 ноябрь көннәрендә үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot