news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Ибраһимова Филармония янындагы скверда үз агачын утыртты

Скверда агач утырту традициясе 2015 елдан бирле саклана.

Римма Ибраһимова Филармония янындагы скверда үз агачын утыртты
Рамиль Гали

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Габдулла Тукай исемендәге филармония янындагы скверда Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова үз агачын утыртты. Әлеге традиция мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан барлыкка килгән. Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге филармония матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген паркта күренекле сәнгать осталары үзләре утырткан һәм бакыйлыкка күчкән мәшһүр шәхесләр истәлегенә атап утыртылган 18 агач үсә. Алар арасында Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманова, Рамил Курамшин, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар бар.

“Барыгызга да рәхмәт! “Гомерләр үтә икән ул”, - дип җырлар вакыт килеп җитте. Анысы да җырлансын. Әлеге паркта очрашып, утырткан чыршыларыбызга хозурланып йөрергә язсын”, - ди Римма Ибраһимова.

Татарстанның халык артистлары Айдар Файзрахманов, Фердинант Сәләхов, Газинур Фарукшин, Кирам Сатиев, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова һәм башкалар Римма Ибраһимовага агач утыртырга булышты.

“Өч әйбер үзгәрми: чыршы, Америка доллары гел яшел һәм Римма Ибраһимова гел яшь булып кала. Кырык ел элек филармониябездә эшли башлаган идек. Ә ул һаман шундый ук", - диде Кирам Сатиев уены-чыны белән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100