news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Римма Гомәрова: Максатларга ирештек - “Урман күле”ндәге аралашу татар телендә барды

Мәскәү өлкәсендә узган “Урман күле” татар яшьләре форумы нәтиҗәләре белән оештыручылар канәгать калды.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Дмитров районында беренче тапкыр “Урман күле” форумы узды. Проект авторы Римма Гомәрова “Татар-информ” хәбәрчесенә форумнан канәгать калуын белдерде.

“Кайбер чаралардан, вакыт җитмәү сәбәпле, баш тартырга туры килсә дә, гомуми алганда, форум нәтиҗәләре белән без канәгать калдык. Без төп максатыбызга ирештек дип уйлыйм, чөнки мондагы аралашу мөмкин кадәр татар телендә барды. Форум чараларыннан тыш та алга таба планнар кору, хезмәттәшлек итү кебек әңгәмәләр дә ишетелеп торды. Мәсәлән, без хәзер Россия мөфтиләр шурасы ярдәме белән барган Мәскәүнең җәмигъ мәчетендә барган очрашуында Рушан хәзрәт Аббясовтан да яңа фикерләр ишеттек. Алга таба алар белән дә шушы форумның масштабларын үстерергә планлаштырабыз”, - дип сөйләде Римма Гомәрова.

Күпчелекне форум өчен гадәти булмаган исемне кую тарихы кызыксындыра. Римма Гомәрова “Урман күле”нең мәгънәсен аңлатты.

“Урман күле” күптәнге бер проект иде. Ул Мәскәү өлкәсенә чыгып күңел ачу чарасы булды. Без аңа агарту төсмере бирергә теләдек. Безнең Дмитров районында булган бар иде. Былтыр монда Мәскәү өлкәсе сабан туен уздырдык. Безгә бик ошады: урманы да, күле дә бар. “Урман күле” татарча, матур яңгырый, табигатьне аңлата. Аннары кеше дә кызыксына башлый, чөнки бу исем игътибарны җәлеп итә.

Форумның татар мохитендә узуында “Бердәмлек” яшьләр клубы әгъзаларына баш ияргә кирәк. Римма Гомәрова, Рәсимә Бакирова, Джамиля Каюмова, Искәндәр Гобәйдуллин, Роза Сабирҗанова, Арлан Галиев, Исмаил Гиндуллин форум истә калсын өчен зур көч куйдылар.

Форумда барлыгы 10 шәһәрдән 48 делегат һәм 10 спикер катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100